Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көн темасы
10 март 2021, 14:25

Прививка эшләтергә чакырабыз

Раевка үзәк район дәваханәсе поликлиникасында «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») препараты белән COVID-19га каршы вакциналау дәвам итә.

Раевка үзәк район дәваханәсе поликлиникасында «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V») препараты белән COVID-19га каршы вакциналау дәвам итә.
Вакцина биотехнологик ысул белән алынган. Аның нигезе - лабораториядә булдырылган вирус генының бер өлешен генә үз эченә алган махсус структуралар. Аларга каршы җавап итеп иммунитет антителалар эшләп чыгара.
Ышанычлы саклау өчен «Спутник V» препараты ике компоненттан тора. Шуңа да вакциналау ике тапкыр үткәрелә. Тикшеренүләрдән күренүенчә, ике баскычлы вакциналау 100 процент иммунитет булдыруга ярдәм итә. Мондый иммунитет коронавирус белән чирләп савыккан кешеләрнекенә караганда көчлерәк.
Беренче вакцинаны ясатыр өчен генә язылырга кирәк, Икенчесенә сезне автоматик рәвештә язачаклар. Процедура алдыннан аерым әзерлек таләп ителми. 18 яшькә кадәргеләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар, 2-4 атна дәвамында кискен респиратор авыру билгеләре булганнарга вакцина ясау чикләнә.
Бүген оешма хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәннәр, хроник авырулары булган кешеләр актив рәвештә прививка ясата.
Алеся БАРСЮК,
Раевка үзәк район дәваханәсе участок терапевты.
Фото: osnmedia.ru
Читайте нас: