Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте алдына шундый бурыч куйды.
Соңгы вакытта республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә, мәгариф, киң күләм мәгълүмат чаралары өлкәләрендә дә, ата-аналар берләшмәләрендә дә иң күп тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе - мәктәп туклануы булды. Эш шунда,февральдән март аена кадәр «Инцидент менеджмент» системасында Уфа районы, Салават, Нефтекамск, Стәрлетамак, Октябрьский һәм Уфа шәһәрләрендәге мәктәпләрдә укыган балаларның ата-аналарыннан сыйфатсыз туклануга бәйле ике йөздән артык мөрәҗәгатьне теркәлгән. Республика Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә үткәрде һәм Хөкүмәт алдына төбәк мәктәпләрендә русиядә иң яхшы туклану булырга тиеш, дигән бурыч куйды.
Шуңа бәйле республикада мәктәп туклануының сыйфаты реестры кертелә, ай саен бердәм ачык ишекләр көне үткәреләчәк, анда мәктәп ашханәләрендә укучыларның әти-әниләре балалары ашаган ризыкларны тәмләп карый алачак. Муниципалитетларда махсус оештырылган комиссияләр гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруны өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.
Мин дә мәктәп укучыларының әнисе һәм бу тема миңа бик якын. Өлкән кызым, ул былтыр мәктәпне тәмамлады, башлангыч сыйныфларда ук тукланудан баш тартты, аның каравы улым беренче сыйныфтан ук мәктәп ашханәсенә бик теләп йөри. Өйдә пылау пешергәндә улым еш кына: “Әни, тәмле булды, рәхмәт”, ди. Әмма кайчакта: “Нишләп синең дөгең эре, кишер кисәкләре дә зур, безнең мәктәптә ул андый түгел...” дигән сораулар да биреп куя әле ул. Килешәм, пылау – минем кулинар “осталыгым”ның иң көчле ягы түгел, тик карабодайны да артык пешерәм икән, аннары “мәктәп ашханәсендә балык та икенче төрле” икәнлеге ачыклана. Бер сүз белән әйткәндә, җиденче сыйныфта укучы улым мәктәп ашларын ярата. Әмма барысын да түгел. Кайбер ботканы бөтенләй ашамый. Ашханәдә генә түгел, өйдә дә. Әти-әниләрнең күпчелеге минем белән килешер, дип уйлыйм, чөнки еш кына бер гаиләдә, бер үк азыкка өйрәнгән балалар да, ризыкны төрлечә кабул итә. Кайбер бала ашыйсы килми генә утыра, ә икенчеләре бик теләп ашый, хәтта өстәтеп тә ала.
Хәер, иң мөһим мәсьәлә - безнең районда мәктәп туклануын оештыруга әйләнеп кайтыйк. Бу көнүзәк мәсьәлә турында без мәгариф бүлеге җитәкчесе Зилә ЧУПОВА белән сөйләшәбез.
- Зилә Әхмәт кызы, бүген районыбыз мәктәпләрендә 4500дән артык бала белем ала. Барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгәнме?
- Кайнар аш белән тәэмин итү барлык 22 белем бирү учреждениесендә дә оештырылган, балаларның барысы да туклана. Барлык мәктәпләрдә дә үзләренең азык блогы бар. Блюдолар ашханәләрдә әзерләнә.
Мәктәп туклануын оештыруны финанс яктан тәэмин итү федераль, республика, район бюджетларыннан һәм билгеләнгән нормалар нигезендә ата-аналар взносларыннан гамәлгә ашырыла. Быелгы уку елыннан башлап 1-4 сыйныф укучылары өчен, алар бездә барлыгы 1938 бала, бушлай кайнар аш оештырылган. Бер укучыга туклану бәясе 57 сум 43 тиен күләмендә билгеләнгән. 5-11 сыйныф укучылары ата-аналар взнослары исәбенә, ул ата-аналар советы карары нигезендә аена уртача 600-1100 сум тәшкил итә, туклана.
Сәламәтлекгеторышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән 256 бала һәм инвалид балалар ике тапкыр бушлай туклана, алар иртәнге һәм төшке аш белән тәэмин ителә. Бер укучыга көненә 100 сум (республика бюджетыннан 90 сум, урындагы бюджеттан 10 сум) туры килә. Моннан тыш, күп балалы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләргән 813 бала бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә.
- Ә мәктәп туклануы өчен менюны кем төзи?
- Ашханәләргә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан расланган ике атналык меню килә. Бөтен республика БР Сәүдә дәүләт комитеты каршындагы социаль туклану идарәлеге төзегән бердәм меню буенча эшли. Ул СанПиН буенча эшләнгән һәм Роспотребнадзор тарафыннан расланган.
- Мәктәпләрдә буфетлар бармы?
- М. Буранголов исемендәге башкорт лицее, гимназия, Раевка 2нче, 4нче мәктәпләрендә укучыларга буфетларда өстәмә туклану оештырылган, анда өстәмә туклануның тәкъдим ителгән ассортиментына ярашлы кондитер һәм икмәк-күмәс ризыклары сатыла.
- Бездә бит мәктәп яны интернатлары да бар…
- Әйе, лицейда, Кипчак-Аскар, Гәйнәямак, Кырым, Никифар мәктәпләрендә интернатлар бар, аларда 146 укучы яши. Бу балалар өчен 4 тапкыр туклану оештырылган. Көн саен бер тәрбияләнүчегә муниципалитет бюджетыннан 80 сум акча бүленә.
- Мәктәпләрдә “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы!” дип аталган бердәм республика ачык ишекләр көне ничек узды, мәктәп пешекчеләренә ата-аналар нинди билгеләр куйды?
- Бу көнне ата-аналар шәхсән мәктәп ашханәләрендәге ризыкларны тәмләп кенә калмады, продуктларның сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлар белән дә таныша алды. Балалар да читтә калмады – алар өчен укытучылар“Дөрес туклану турында сөйләшү»” программасы кысаларында “Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе” дәресләре, “Минем яраткан ризыкларым” дип аталган рәсем, “Тәмле һәм сәламәт ризык турында” стена газетасы конкурслары һәм башка сыйныфтан тыш чаралар үткәрде. Бердәм көннең максаты — балаларга да, өлкәннәргә дә кайнар иртәнге һәм төшке ашларның иң сәламәт һәм файдалы ризык икәнлеген аңлату. Ата-аналар блюдоларның сыйфатынан канәгать калды, мәктәп пешекчеләре югары бәя алды.
- Зилә Әхмәт кызы, билгеле булуынча, хәзер гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыруны район хакимияте башлыгы карары белән төзелгән махсус комиссия дә өйрәнәчәк.
- Дөрес. Комиссия үз эшенә кереште дә инде: атна саен мәктәп ашханәләренә күчмә тикшерүләр оештырыла, ризыкларның расланган менюга туры килү-килмәве, төшке аш залының, җиһазларның, савыт-сабаның санитар-техник торышы тикшерелә. Укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, әзер ризыклар таратучы хезмәткәрләрнең санитар киеме булуы һәм торышы, балалар тукланганнан соң азык-төлек калдыкларының күләме һәм төре, һәм, әлбәттә, балаларның нинди ризыкларга өстенлек бирүе игътибарга алына. Комиссия берничә мәктәптә эшләде, тупас тәртип бозулар ачыкланмады.
Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.