Барлык яңалыклар
Көн темасы
27 апрель 2021, 09:03

Кош – канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле

Иҗади, сәләтле гаиләләрне ачыклау максатында үткәрелгән “Гаилә мозаикасы” район конкурсы Гаилә елына багышланган тантаналар арасында иң дулкынландыргыч һәм онытылмас бәйрәмнәрнең берсе булды.

Иҗади, сәләтле гаиләләрне ачыклау максатында үткәрелгән “Гаилә мозаикасы” район конкурсы Гаилә елына багышланган тантаналар арасында иң дулкынландыргыч һәм онытылмас бәйрәмнәрнең берсе булды.
Авыллар буйлап
Фестиваль район авылларыннан ныклы, иҗади һәм иң тату гаиләләрнең нәфис бизәкләрен җыеп, алты зона буенча узды. Районның 35 авылыннан 37 гаилә үзләренең традицияләрен, талантын, хезмәт сөючәнлеген, кыскасы, бәләкәй дәүләтләренең нәрсә белән көчле булуын күрсәтте.
Конкурс программасының бөтен этапларын уңышлы үтеп, ә аңа визит карточкасы, гаилә фотосы (декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсе), “Мин һәм гаиләм” иҗади номеры һәм мода күрсәтү керде, унике гаилә финалга чыкты.
-Бөтен командалар да лаеклы чыгыш ясады. Аларның һәрберсе үзенчәлекле иде, әмма кайберәүләргә әзерлек, ә берәүләренә оешканлык җитмәде, - ди жюри әгъзасы Татьяна Жуковская. – Аеруча күргәзмәләрнең күптөрле булуын билгеләп үтәсе килә. Әлшәйдә талантлар күп шул! Анда аппликация, чигелгән һәм бәйләнгән әйберләр, оригами, агачны сырлап эшләнгән әйберләр дә бар иде. Бәйгедә катнашучылар мода күрсәтү өчен өс киемнәре әзерләүгә дә үзенчәлекле караган. Чүп-чар өчен капчыклардан, пластик савыт-сабадан, гәзиттән, изолоннан, фольгадан, төсле кәгазьдән, салфеткалардан, ашъяулыктан, шикәр капчыкларыннан һәм башка гадәти булмаган материаллардан (конкурсның төп шарты шундый иде) тегелгән костюмнар искиткеч матур килеп чыккан.
Сәхнә турында
Шулай итеп, гала-концерт та килеп җитте. Чаршау артында өлкәннәр дә, балалар да дулкынлана, барысы да ыгы-зыгы килә, кемдер тавышын көйли, кемдер бию хәрәкәтләрен кабатлый, ә кемдер дефиле өчен модалы киемен тәртипкә китерә.
Тамаша башлана. Сәхнәгә тәүгеләрдән булып Кыпчак-Аскар авылыннан Садыйковлар чыкты. Гаилә башлыгы Наилнең курайда өздереп уйнавы, уллары Рамазанның аңа кушылып халык җыры “Любезники-любизар”ны оста башкаруы тамашачыларның күңелен әсир итте. Нәни Диләнең һәм әниләре Фирүзәнең чыгышы да тамашага кабатланмас ямь өстәде.
Иске Васильевкадан Йосыповлар командасының чыгышы да чагу һәм истә калырлык булды. Өч бала үстергән Әлфир белән Әлфиянең эшсөяр гаиләсендә тәрбиягә алынган Владик белән Алик та ата-ана назын һәм хәстәрлеген тоеп үсә. Йосыповлар күрсәткән дефиледа фольгоизолоннан киенгән королева, патша яраннары һәм өч яшьлек принц – Данисны залда утыручылар алкышларга күмде.”Әлшәй хәбәрләре” гәзитеннән костюм кигән текә татар егете дә мода сөючеләрдә соклану уятты .
Балгаҗы авылыннан берничә тапкыр республика гаилә конкурсларында призлы урыннар яулаган Хаҗиевлар гәзит укучыларыбызга яхшы таныш – алар дүрт баланы үз канаты астына алган. Бу гаилә башта - Павел белән Александрны, аннан Даниил белән Тимофейны тәрбиягә алган. Рус малайларының барсы да башкорт телен яхшы белә. Ә Александр исә, башкортча шигырьләр иҗат итә һәм халык җырларын да башкара.
Воздвиженкадан Федоровлар биш бала һәм ике онык үстерә. Бу зур һәм тату гаилә буыннан-буынга күчеп килүче традицияләре белән көчле. Федоровлар милли гореф-гадәтләрне дәвам итеп, хәтта “федоровлар” йолалары да булдырган. Һәр якшәмбе алар ата-ана йортына җыелып, халык бәйрәмнәрен милли аш-су әзерләп бик күңелле үткәрә, ә иң мөһиме, бер-берсен хөрмәтләп һәм ярдәм итеп бердәм яши.
Тавричанка авылыннан Мовсесяннарның гаиләсе турында да гәзитебез битләрендә мәкаләләр күп басылды. Бу гаиләгә тәрбиягә алынган өч бала – Вася, Юля һәм Ирина да ата-ана сөюен һәм назын татып үсә. Мовсесяннар, мода күрсәтү конкурсында чүп-чар капчыкларыннан һәм төсле гофрланган төсле кәгазьдән ясалган зәвыклы киемнәрдә чыгыш ясап, тамашачыларны хәйран калдырды.
Никифардан Гыйззәтуллиннар да чын артистлардан һич калышмады, алар конкурска кызыклы мини-спектакль әзерләгән. Линар һәм Алсу ничек гаилә коруларын, тормышларындагы мөһим вакыйгаларны, ничек яшәүләрен мавыктыргыч итеп тасвирлап, тамашачылар сөюен яулады. Хозур табигатьле авыл декорациясе, бизәлгән туй машинасы, яшелчә бакчасында үскән кәбестәдән беренче сабыйлары – Исламны табулары һәм ак ләкләк канатларында озак көтелгән кызлары Айназаны алып килүе гаилә мозаикасына чагу бизәкләр өстәде.
Отрада авылыннан Жуковскийлар да артистларча осталыклары белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын әсир итте. Өч бала тәрбияләүче яшь гаилә конкурска җентекле әзерләнгән. Кызлары Алена һәм уллары Володя һәм Радим да әти-әнисенә ихлас ярдәм итте. Бу команда бик оста итеп шаян шигырьләр һәм дәртле җырлар башкарды. Аларның “Яблочко” биюе барысының да күңеленә хуш килде. Ә мода күрсәтүдә төрле төстәге кәгазь салфеткалардан тегелгән купшы күлмәкләре белән сокландырдылар.
Бу көнне Чишмә авылыннан Ямалетдиновлар (команда намусын яшь һәм талантлы Аделина бөтен яклады), Түбән Әүрездән мода конкурсына борынгы стильдә гәзитләрдән, чүп-чар капчыкларыннан һәм полипропиленнән өс киемнәре тәкъдим иткән Муллагалиевлар, пластик тәлинкә, калаклар, вилкалардан үзенчәлекле костюмнар коллекциясен күрсәткән Галиуллиннар (Трунтаиш авылы), Кырымнан “Авылым минем” җырын башкарган әтиле-уллы Щербаковлар һәм төзелеш материаллары төргәкләреннән тегелгән костюмнар күрсәткән Чегодаевлар (Нигъмәтулла авылы) “Гаилә мозаикасы”на ямь өстәде.
Афәрин!
Дулкынландыргыч бүләкләү тантанасы җитте. “Гаилә мозаикасы”нда Федоровлар – “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә”, Ямалетдиновлар – “Һәрьяклап оста гаилә”, Чегодаевлар – “Күпбалалы гаилә”, Щербаковлар “Авыл гаиләсе” номинацияләрендә билгеләп үтелде. “Үзенчәлекле стильдә дефиле” – Муллагалиевлар, “Креатив дефиле” өчен Галиуллиннар махсус приз алды. Жюри Никифар авылыннан артистларча сәләтле Гыйззәтуллиннар һәм Отрададан Жуковскийларга беренче урын бирде. Кыпчак-Аскардан Садыйковлар һәм Иске Васильевкадан Йосыповларның музыкаль гаиләләре икенче урын алды. Балгаҗыдан Хаҗиевларның һәм Тавричанкадан Мовсесяннарның креатив гаиләләре өченче урынга чыкты.
Афәрин! Бу көнне районның төп сәхнәсендә чыгыш ясаган ата-аналарга да, балаларга да һәм үзләрен лаеклы тоткан нәниләргә дә афәрин! Гаиләнең көче - бердәм булуда, бер-береңне сынатмауда чагыладыр, мөгаен. Сез барыгыз да чын команда, һич тә сынатмадыгыз, үзегезгә дә, тамашачыларга да менә дигән соклангыч бәйрәм бүләк иттегез.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Иске Васильевкадан Йосыповларның тату гаиләсе.

Читайте нас