Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Криминал
4 апрель 2018, 02:00

Чалбар урлаган

Әлшәй район суды вак – төяк урлау очрагы буенча административ эш тикшерде.

Әлшәй район суды вак – төяк урлау очрагы буенча административ эш тикшерде.
Материалларга ярашлы, Раевка авылында яшәүче бер хатын район үзәге магазиннарының берсеннән 950 сумлык чалбар урлаган. Тикшерү барышында ул үз гаебен тулысынча таныган һәм кылыгы өчен үкенү белдергән. Суд карары белән аңа бер мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Суд кулланучы хокукын яклады
Раевка авылында яшәүче бер ханым җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә неустойка түләүләрен, мораль зыянны каплауларын һәм кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүнең ирекле тәртибен күзәтмәгәннәре өчен штраф түләүләрен сорап дәгъва белән мөрәҗәгать иткән.
2015 елда ул Уфа районында торак йорт төзүдә өлешләтә катнашу турында килешү төзегән, акча күчергән. Төзелеш оешмасы өлешләтә төзү объектын тапшыру буенча бурычларын 2017 елның 30 июненнән дә соңламый үтәргә тиеш булган. Әмма шул ук елның апрелендә үк якташыбыз квартираны тапшыру срогының күчерелүе турында белдерү кәгазе алган. Шулай итеп, төзүче килешүдә каралган бурычларын үтәмәгән, судка кадәр дәгъва белдерүгә җавап бирмәгән. Бу хатын судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Суд карары буенча дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Төзүчедән дәгъвачы файдасына 241791 сум неустойка, мораль зыян өчен 25 мең сум күләмендә компенсация һәм 120895,5 сум штраф түләттерелде.
Барысына да эчкечелек гаепле
Миякә районындә яшәүче бер ир полиция хезмәткәрләренә буйсынудан баш тарткан.
Ул, җаваплылыкка тарттырулары ихтимал, дип исерек килеш Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге ихатасында качып китәргә маташкан, кулга алганда каршылык күрсәткән, әшәке сүзләр әйткән, хокук тәртибен күзәтүчеләрнең искәрмәләрен бар дип тә белмәгән.
Эшне тикшерү барышында Миякә районы кешесе үз гаебен таныды. Аңа бер мең сум күләмендә штраф салу турында хөкем карары чыгарылды.
Светлана ШӘМСЕТДИНОВА,
судья ярдәмчесе.

Читайте нас: