Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Криминал
16 апрель 2018, 02:00

Закон буенча җавап бирәчәк

Раевка авылында яшәүченең өендә каннабис наркотигы табылды. Шушы очрак буенча җинаять эше кузгатылды.

Раевка авылында яшәүченең өендә каннабис наркотигы табылды. Шушы очрак буенча җинаять эше кузгатылды.
Мондый җинаятьләр өчен өч елдан җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Ирнең сүзләренә караганда, ул бакчасыннан җыйган киндер яфрагын өендә саклаган. Безнең якларда киң таралган бу үсемлек наркотик матдәләргә керә. Киндерны җыйган һәм саклаган өчен РФ Җинаять кодексының 228нче статьясы (наркотик матдәләрне законсыз рәвештә сатып алу һәм саклау) буенча җинаять җаваплылыгы каралган.
И. АРДАШИРОВ,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча тәфтиш бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Читайте нас: