Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Криминал
18 Май 2018, 02:00

Наркотиклар өчен – колониягә

Әлшәй район суды законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик матдәләр сатып алуда һәм саклауда гаепле дип табылган 27 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.

Әлшәй район суды законсыз рәвештә зур күләмдә наркотик матдәләр сатып алуда һәм саклауда гаепле дип табылган 27 яшьлек иргә хөкем карары чыгарды.
Җинаятьче 2015 елның августында Раевка авылының тимер юлының җир асты аша чыгу урынында наркотик матдәләр сатып алганда тотылды. Тикшерү барышында аңардан 0,73 г наркотик (ә бу зур күләм дип исәпләнә) табылды һәм тартып алынды.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны каты режимдагы холык төзәтү колониясенә җибәрү белән 3 ел да 4 айга иркеннән мәхрүм итте.
А. ЗАҺИДУЛЛИНА,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: