Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Криминал
26 июнь 2018, 02:00

Киндер җыйган өчен

Уфада яшәүче 26 яшьлек ир көз аенының матур бер кичендә Слакка килә.

Уфада яшәүче 26 яшьлек ир көз аенының матур бер кичендә Слакка килә. Иске ферма янында үскән кыргый киндер күзенә чалына. Озак уйлап тормый, егет кипкән яфракларны җыеп машинасына сала.
Ике сәгатьтән соң Слак сусаклагычы буенда Әлшәй полициясе хезмәткәрләре аның автомобиленнән 28 г үлән таба һәм тартып ала.
- Киндер (каннабис) наркотик матдәләр исемлегенә кертелгән, илебездә аның әйләшене тыелган. Шулай итеп, аңлы рәвештәге гамәлләре (законсыз сатып алу, аны таратмау максатында зур күләмдә саклау) белән Уфа кешесе РФ Җинаять кодексының 228нче статьясының 1нче бүлегендә каралган җинаятьне кылган, - ди Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге тәүтикшерүчесе Әлфия Волкова. – Район суды тарафыннан ул шартлы рәвештә 1 елга хөкем ителде.
Үз хәбәрчебез.
Җинаятьләр, хокук бозулар һәм вакыйгалар, шулай ук үз гаебен танып килү турында гаризалар (хәбәрләр) Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегендә тәүлек әйләнәсенә кабул ителә. Хәбәрләрне БР буенча Эчке эшләр министрлыгының 128 “ышаныч телефоны” аша җиткерергә була. Мөрәҗәгатьне шулай ук www.gosuslugi.ru порталы аша Русия Эчке эшләр министрлыгының теләсә нинди департаментына җибәрергә мөмкин.
Читайте нас: