Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 Май 2018, 02:00

Сүз һәм тел бәйрәме

Иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Русия халыкларының диалог мәктәбе: әдәбият һәм тормыш” проектында катнашты. Уку мәдәни-иҗади программада катнашу өчен Русиянең 19 төбәгеннән укытучыларыбелән 26 укучы чакырылды.

Иҗади эшләр бәйгесендә җиңүчеләр Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Русия халыкларының диалог мәктәбе: әдәбият һәм тормыш” проектында катнашты. Уку мәдәни-иҗади программада катнашу өчен Русиянең 19 төбәгеннән укытучылары белән 26 укучы чакырылды. “Фильм төшерерлек милли әдәби әсәр” дип аталган конкурс эше белән миңа да анда бару бәхете тиде.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы З. Н. Гәрәева җитәкчелегендә мин, рус язучысы Евгений Пермякның “Пичугин мост” әсәре белән чагыштырып, башкорт язучысы Фәрит Исәнголовның “Хәмит күпере” хикәясенә киносценарий яздым. Фильмга тәкъдим иткән сценарий заявкасы эксперт комиссиясенең югары бәһасына лаек булды һәм мин бәйге җиңеп чыктым.
Проект нәтиҗәсендә конкурс җиңүчеләренең һәм лауреатларының 102 иҗади эшеннән зур бер китап тупланды. Бу чара катнашучыларга милли язучыларның яңа исемнәрен ачты. Татар, чуваш, якут һәм башка әдәбиятлар белән танышып, без Русия халыклары тормышы һәм рухи дөньясы турындагы белемебезне киңәйттек.
Русия милли китапханәсендә булганнан соң, милли әдәбият турында диалог Петербург язучылары Николай Бутенко, Жанна Бочманова, Гомәр Кәримов, Антонина Кәримова, Виолетта Минина һәм Гурия Османова белән очрашуда дәвам итте.
Шулай ук Михайлов театрында “Аккош күле” балетын карау, О. В. Астафьеваның “Мәдәниятләр һәм дәверләр диалогында мәсәлнең мәңгелек хакыйкатьләре” дип аталган дәресе, А. С. Пушкинның Музей-фатирына, Рус музеена һәм Петропавловск ныгытмасына экскурсияләр Петербург атнасының чагу вакыйгалары булды.
Шигърият бәйрәмендә проектта катнашучылар милли шагыйрьләр әсәрләрен укып ишеттерде. Мин Назар Нәҗминең шигырен башкорт һәм рус телләрендә сөйләдем һәм Рәхмәт хатына лаек булдым.
Мәдәниятләр диалогы бик кызыклы үтте. Һәр катнашучы үзен бөек күп милләтле илебезнең бер өлеше итеп хис итте, Туган илебез белән чиксез горурлану тойгысы кичерде.
Камилла ГАБДЕЛМАНОВА,
М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 6 “б” сыйныфы укучысы.

Камилла Габделманова укытучысы З. Н. Гәрәева белән.
Читайте нас: