Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 июнь 2018, 02:00

Алда көтә безне зур тормыш

Мәктәпләрдә чагу, онытылмас чыгарылыш кичәләре шаулап узды.

Мәктәпләрдә чагу, онытылмас чыгарылыш кичәләре шаулап узды. Беренче җитди документ – тулы гомуми белем турында аттестатны районда 187 укучы алды, шуларның 33ө мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлады.
Бу мөһим вакыйга алдыннан 11нче сыйныф укучылары җитди сынау тотып, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды.
- БДИ йомгаклары шатландыра, быелгы уку елындагы өлгереш үткән елга караганда яхшырак, - дип билгеләде мәгариф бүлеге инспекторы Зилә ЧУПОВА. – Мәсәлән, мотлак имтиханнарның берсе - рус теле буенча уртача балл 72 (былтыр – 69,9) тәшкил итте. 68 чыгарылыш укучысы (36 процент) 80 һәм аннан да югарырак балл җыйды. Математика буенча да нәтиҗәләр югары: база дәрәҗәсендәге имтиханда уртача билге-5(2017 елда-4,39), профиль дәрәҗәсендәге сынауда-54 балл(былтыр-51).
Имтиханнарны шулай ук яхшы тапшырып, 433 тугызынчы сыйныф укучысы төп гомуми белем турында аттестат алды.
Алда кызларны һәм егетләрне төрле уку йортлары көтә, алар булачак һөнәрләрен сайлау алдында тора. Ә югары уку йортларының кабул итү комиссияләре үз эшен башлады да инде, абитуриентларга уңышлар телибез.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: