Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 август 2018, 02:00

Вузга укырга керү җиңелме?

Республиканың югары уку йортларына укырга кабул итү тәмамланды. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары нинди вузларны күбрәк сайлаган? Кайсы һөнәрләргә иң зур конкурс күзәтелә? Бу уңайдан, башкаладагы берничә югары уку йортының укырга кабул итү күрсәткечләре белән танышып чыктык.

Башкортстан дәүләт университетында (төп корпуска) 794 бюджет урынына 12389 гариза тапшырылган. Бюджет урынына конкурс 15,6 кеше тәшкил итә. Кичәге укучылар һәр елдагыча “юриспруденция” юнәлешен күпләп сайлый: 14 бюджет урынына 528 гариза тапшырылган, бу бер урынга 38 кеше дигән сүз. Икътисад институтында “икътисад” бүлегенә иң югары конкурс күзәтелә: 10 бюджет урынына 537 гариза тапшырылган. Математика һәм мәгълүмати техно¬логияләр факультетына (25 бюджет урыны) бер урынга 22 кеше дәгъва итә. Физика-техник институтының 16 бюджет урыны булган “геология разведкасы технологиясе” юнәлешенә бер урынга — 17, “инфокоммуникацион техно¬логияләр һәм элемтә системасы” юнәлеше буенча бер урынга 19 кеше исәп тота. География факультетына укырга керүчеләрнең күпчелеге туризм юнәлешен сайлаган. Биредә (10 бюджет урыны) бер урынга 25 абитуриент дәгъва итә. Роман-герман филологиясе факультетында быел бюджет урыннары кыскартылган, чит телләрне өйрәнергә теләүчеләргә түләп укырга туры киләчәк. Лингвистика профиле буенча 4 бюджет урыны калган булса, анда 125 гариза тапшырылган.

Киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен 59 абитуриент сайларга тели. Татар теле һәм әдәбияты, урыс теле укытучылары (ике профильле белгечләр) әзерләүче филология факультетында 14 бюджет урыны бар.

М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында 818 бюджет урынына 6512 кеше гариза тапшырган. Бюджетка бер урынга 8 кеше дәгъва итә. Вузга укырга керүчеләр арасында иң зур конкурс сәнгать-графика факультетына булган. Анда дизайн юнәлеше буенча 6 бюджет урынына 130 гариза тапшырылган, “биоэкология” профиле буенча бер урынга — 16, “генетика” — 17 кеше дәгъва итә. Филология белеме һәм мәдәниара ¬ком¬му¬никацияләр инсти¬тутының лингвистика юнәлешендәге “тәрҗемә” (инглиз, немец һәм француз телләре) профиле буенча бер урынга — 20 (15 бюджет урыны), тарих һәм хокук белеме институтында “җәмгыять белеме” профиле буенча — 16, “тарих” буенча бер урынга 14 кеше.

Электроника һәм наноэлектроника юнәлешенә 214 гариза бирелсә, анда 17 абитуриент бюджетка керәчәк.

Башкортстан дәүләт аграр университетында быел көндезге бүлекләргә бакалавриат һәм белгечлек өчен — 483, магистрантлар өчен 196 бюджет урыны бирелгән.

Кабул итү комиссиясенә бакалаврлар һәм белгечләр әзерләү программасы буенча 4 меңнән артык гариза тапшырылган. Иң югары конкурс “Теплоэнергетика һәм теплотехника” юнәлешендә, анда 590 гариза тапшырылган (35 бюджет урыны) , “Агроинженерлык” — 428 гариза (50 бюджет урыны), “Җир төзүчелек һәм кадастрлар” — 352 гариза (25 бюджет урыны), “Төзелеш” — 309 гариза (16 бюджет урыны). “Ветеринария” белгечлегенә 82 бюджет урыны бирелсә, анда 303 абитуриент гариза язган. Зоотехник булырга теләүчеләр саны 172 (25 бюджет урыны). Агротехнология һәм урман хуҗалыгы факультетында иң популяр юнәлеш — ландшафт архитектурасы. Анда 164 гариза тапшырылган (25 бюджет урыны). 159 егет агроном булырга тели, анда 30 бюджет урыны каралган. Азык-төлек технологиясе факультетында яшьләрнең күпчелеге “Продукция технологиясе һәм җәмәгать туклануын оештыру” юнәлешен өстен күрә. Анда 23 бюджет урынына 206 кеше гариза тапшырган.

Әлбәттә, вузга гариза тапшыру — ул әле укырга керү дигән сүз түгел. Билгеле булуынча, абитуриентлар документларын биш вузга һәм бер уку йортында өч белгечлеккә (факультетка) бирә ала. Шулай да, кичәге уку-чыларыбызның республика югары уку йортларын сайлавы күңелдә матур тойгылар тудыра.

Зөлфия Фәтхетдинова.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: