Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 август 2018, 02:00

Җирдә эшләргә һәм яшәргә өйрәтәбез

Икмәк... Ул бүген дә өстәлләребездә лаеклы урын били. Шәһәр супермаркетында, авыл азык-төлек магазинында сатып алынганмы яки өйдә пешерелгәнме. Бодай, арыш икмәге, кайсысын яратасың... Ә аның башы – игенче салган буразнада.

Икмәк турында сөйләгәндә, иң элек өстәлдәге хуш исле күмәчне түгел, ә авыл эшчәннәренең тырыш кулларын күз алдына китерәм. Бер вакыт производство практикасы алдыннан мин чыгарылыш курсы укучысыннан: “Басуда син нәрсә эшләячәксең?” - дип сорадым. Ул: “Ничек нәрсә? Икмәк үстерәм”, - дип җавап бирде. Мин аның өчен шат идем: басудагы теләсә нинди эшне дә безнең укучыларыбыз “икмәк үстерәм” дигән олы максат белән башкарса, без, педагоглар, үзебезне чиксез бәхетле кешеләр итеп тоябыз.

Заманча авыл, аның басулары һәм фермалары квалификацияле эшчеләрне һәм белгечләрне көтә. Кадрлар әзерләү үзәге булып, һәрвакыттагыча, Аксен агросәнәгать колледжы тора, ул Ватаныбызның һөнәри белем бирү традицияләрен хуплый һәм аны уңышлы дәвам итә, авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өлкәсендә үсеш стратегиясе юнәлешен төзи.

Аксен агросәнәгать колледжы ерак 1894 елда оештырыла, ул вакытта Уфа земствосы акчасына авыл хуҗалыгы мәктәбе төзелә, ә 1920 елда авыл хуҗалыгы техникумына әйләндерелә. Биш елдан соң учреждениегә Ким исеме бирелә, бүген поселок шушы исем белән йөртелә.

Нәкъ шушы елларда квалификацияле кадрларны сыйфатлы әзерләүнең иң яхшы традицияләре булдырыла, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади коллективы формалаша. “Гомерлек һөнәр түгел, ә һөнәр бөтен гомер аша” формуласы хезмәткәрләребезнең эш девизына әйләнгән. Һөнәри юнәлеш, максатка омтылучанлык, иҗади активлык һәм тормышта үз-үзеңне табу - белгечләребезнең иң мөһим шәхси сызатлары. 2013 елның 1 сентябрендә үз көченә кергән “Мәгариф турында” Федераль закон нигезендә, башлангыч һөнәри белем биреү системасы квалификацияле эшчеләр һәм урта звено белгечләрен әзерләү программаларын үз эченә алган урта һөнәри белем бирү структурасына күчте. Шул ук закон нигезендә, 2014 елда 111нче һөнәрчелек училищесы һәм авыл хуҗалыгы техникумы берләште һәм бердәм белем бирү оешмасы – Аксен агросәнәгать колледжы булып формалашты, ул урта звено белгечләре һәм квалификацияле эшчеләр әзерли.

Ел саен колледжда кирәкле белгечлекләр һәм эшче һөнәрләр буенча көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә 800дән күбрәк студент белем ала. Һөнәри белем бирүнең төп юнәлеше - җитештерү нигезләрен төпле белүче, яңа машиналарны һәм технологик процессларны тиз үзләштерүче, физик һәм акыл хезмәтен бер тигез кулланучы яңа типтагы эшче тәрбияләү.

Колледжны тәмамлаучыларга хезмәт базарында сорау зур. Күпләре үз эшенең танылган осталары булып китте, алар районда гына түгел, республикабызның башка төбәкләрендә һәм аннан читтә дә хезмәт сала, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итә. Педагогик коллектив колледжны тәмамлаучыларның уңышлары белән чиксез горурлана.

Бездә үз эшенең чын осталары, энтузиаст укытучылар – директор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, республиканың мәгариф алдынгысы, үзе дә Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Р. Р. Әбделвәлиев, югары категорияле укытучылар – Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, 40 ел педагогик хезмәт стажына ия Г. Н. Куҗиәхмәтов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты К. Н. Галимуллин, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре З. Ф. Сафаров, республиканың мәгариф алдынгысы И. К. Максимов һәм башкалар эшли.

Иң яхшы традицияләрне саклап, педагогик коллектив илебез өчен кирәкле авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүне дәвам итә. Кул кушырып утырырга күнекмәгән, ә үз тормышын яхшырак, кызыклырак һәм күркәмрәк итәргә омтылган егет һәм кызларны колледжда көтеп калабыз.

Г. СӘЛИХОВ,

Аксен агросәнәгать колледжының Раевка бүлекчәсе директоры урынбасары.
Читайте нас: