Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 август 2018, 02:00

Лаеклы белем – уңышлы киләчәк!

Яңа уку елы алдыннан район мәдәният сараенда укытучылар конференциясе узды.

Һәрвакыттагыча, икенче катта презентация мәйданчыгы урнаштырылды. Кыска гына вакытта һәр мәктәп, балалар бакчасы үзләренең нәтиҗәле эш алымнары белән таныштырды, инновацион тәҗрибәләрен күрсәтте.

Чараның пленар өлөшен район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары З. З. Әхмәтов ачты. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин да җыелучыларны ихлас тәбрикләп, яңа иҗади биеклекләр, ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар теләде.

Район педагоглары җәйге савыктыру кампаниясен сыйфатлы үткәргән һәм барлык чаралар планын тулысынча үтәгән. Балалар өчен лагерьләр гадәттән тыш хәлләрсез эшләде. Шулай ук барлык мәгариф учреждениеләренда ремонт үткәрелде. Мәктәпләрдә икенче сменаны бетерү буенча да зур эш алып барыла.

-Мәгариф системасында оптимизацияләү эшләре дәвам итә, - диде Дамир Радик улы. – Быел Раевкада кичке мәктәп бетерелде, Воздвиженка һәм Чуракай мәктәпләрендә дә үзгәрешләр булды. Оптимальләштерүнең төп сәбәбе – балалар санының кимүе.

Кадрлар мәсьәләсе дә борчуга сала. Мәгариф учреждениеләрендә рус теле, физика, химия, география һәм инглиз теле укытучылары җитешми. Кызганычка каршы, яшьләр югары уку йортын тәмамлаганнан соң районга кайтырга ашыкмый, яшь белгечләргә акчалата ярдәм бирелүе дә аларны кызыктырмый.

Чыгарылыш сыйныфы укучыларын әзерләү сыйфаты педагогик коллективның мөһим эш күрсәткече булып тора. 9нчы сыйныфларда төп дәүләт имтиханы һәм 11нче сыйныфларда Бердәм дәүләт имтиханы таләпләргә ярашлы үткәрелде.

Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Солтанголов чыгыш ясады. Уңайлы һәм сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү мөһим социаль мәсьәлә булып тора. Өстәмә урыннар булдыру буенча максатка юнәлешле эш алып барылуга бәйле бүген балалар бакчаларына чиратларның сизелерлек кимүен билгеләп үтәргә мөмкин. Мәктәпкәчә учреждениеләргә электрон кабул итү системасы көйләнгән.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белем бирү сыйфатының төп күрсәткечләренең берсе. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 420 бала төп гомуми белем турында аттестат алды, аларның 36ы укуны отличиегә тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханы йомгаклары буенча 11нче сыйныфны тәмамлаган 187 укучыга гомуми урта белем программасы буенча аттестат тапшырылды, аларның 33ө шулай ук мәктәпне алтын медальгә тамамлады. Район буенча БДИның уртача балы республиканыкыннан югары булды. Мәсәлән, рус теленнән 67 укучы югары балл (80дән 100гә кадәр) алды. Математика буенча уртача балл (профиль дәрәҗәсе) - 54 (былтыр – 51), химия – 68 (54), информатика – 68 (57), тарих – 56 (55), җәмгыятьне өйрәнү – 59 (54), физика – 56 (52), биология – 61 (55,5), рус әдәбияты буенча 62 (54,5) тәшкил итте.

Мәктәпне тәмамлаган 122 укучы югары уку йортларына керде, бу 65 процент тәшкил итә. Башкорт лицеенда югары уку йортларына керү күрсәткече – 94 процент (48 чыгарылыш сыйныфы укучысының 45е югары уку йортларына керде), гимназиядә – 71,5 , 4нче мәктәптә 69 процент тәшкил итте. Мәктәп тәмамлаган 48 укучы урта гомуми белем нигезендә махсус урта уку йортларына документларын тапшырды. Ел саен мәктәп тәмамлаучылар Аксен агросәнәгать колледжына төрле белгечлекләр буенча укырга керә. Бүген бу уку йортында 197 кеше белем ала, шул исәптән 94 укучы эшче һөнәрләргә укый.

Яңа уку елында мәгариф учреждениеләрендә 4805 бала укыячак. 467 бала (былтыр – 581) беренче сыйныфка бара. 315 сыйныф комплектлау күз уңында тотыла, шуларның 50сендә һәр сыйныфта 5-7 генә укучы булачак.

Хәвефсез мәгариф мохите булдыру буенча да эш алып барыла. Учреждениеләр видеокүзәтү системалары белән җиһазландырыла. Барлык мәгариф учреждениеләре автомат янгын сигнализациясе мониторингына тоташтырылган.

Киңәшмәдә БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары И. И. Сураков, БР мәгариф министры урынбасары А. З. Галиева, Башкортстан Республикасының мәгарифне үстерү институты проректоры Л. Ф. Шәкүрова, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы директорының фәнни эш һәм инновацияләр буенча урынбасары В. Н. Кризский һәм Аксен агросәнәгать колледжы директоры Р. Р. Әбделвәлиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Август киңәшмәсенең тантаналы өлешендә, һәрвакыттагыча, узган уку елында уңышларга ирешкән укытучылар бүләкләр алды. Бу көнне шулай ук хаклы ялга чыккан мәгариф ветераннарына да чагу чәчкә гөлләмәләре тапшырылды һәм изге теләкләр әйтелде.

Концерт программасы да бай эчтәлекле булды. Район мәдәният сарае артистлары дәртле җыр-биюләре белән шатландырды. Җыелучылар балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре чыгышларын да җылы кабул итте. Тамашачылар якташларыбыз – Башкортстан Республикасының халык артистлары Светлана Хәкимова, Гөлчәчәк Шәрипова һәм республиканың атказанган артисты Якуп Шәриповның чыгышларын көчле алкышларга күмде. Яшь биючеләрнең концерт номерлары да күңелләргә хуш килде.

Район укытучыларының зур педагогик кәңәшмәсе тамам. Алда – яңа уку елы, анда педагоглар барлык планнарын, уй-максатларын уңышлы тормышка ашырыр.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: