Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 сентябрь 2018, 02:00

Изге эшегездә уңышлар телибез

Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре көненә карата “Кыңгырау” әзерлек төркеменә йөргән балаларыбызга һәрьяклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен Раевка “Миләшкәй” 4нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез.

Алар безне һәрвакыт якты йөз белән каршы алды, балаларыбызны тыныч күңел белән ышанычлы кулларга калдырып китә идек. Аеруча бакча мөдире Наталья Васильевна Миронованың эшен билгеләп үтәсе килә, аның җитәкчелегендә педагогларның да, ата-аналарның да таланты һәрьяклап ачыла. Барыбызга да билгеле булуынча, кыйммәтле таш үзенчә матур, әмма аны бердәм композициягә җыйганда гына чын сәнгать әсәренә әйләнә. Шулай ук җитәкченең эше һәр хезмәткәргә карата игътибарлы булуны, үз бурычларыңны җавплы һә җитди башкаруыңны таләп итә.

Балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре дә рәхмәт сүзләренә лаек. Пешекчеләр тәмле аш пешерә, яңа гына пешкән камыр ризыкларының хуш исе бөтен бинага тарала. Тарбиячеләр Эльвира Исхакова, Гөлназ Карпова, Резида Лотфуллина, Людмила Масленникова, Лия Михеева, Резида Мостафина, Айгөл Сәлимова, Ольга Федорова, Зилә Хәйруллина, Альбина Вәлиәхмәтова һәм Рузана Богдановалар – үз һөнәренең осталары.

Логопед Мария Осипованың дәресләре югары дәрәҗәдә уза, Ирина Полозованың музыка залында иҗат һәм матурлык атмосферасы хөкем сөрә.

Аерым рәхмәт сүзләрен Оксана Воробьевага, Ирина Әмирхановага, тәрбияче ярдәмчесе Надежда Веретенниковага җиткерәсе килә. Алар балаларны ярата, аңлый һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, ата-аналар белән дә яхшы мөнәсәбәттә.

Балалар бакчасының барлык хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез һәм үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар телибез.

“Кыңгырау” әзерлек төркеменә йөргән нәниләрнең ата-аналары исеменнән Ольга РУЗАНОВА.
Читайте нас: