Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 октябрь 2018, 02:00

“Син яратырга өйрәттең Һәрбер бизәген җирнең...”

Гомер буена хәтердә калырлык һәм онытылмаслык мизгелләр була. Алар- балачак, яшьлек, мәктәп һәм, әлбәттә, укытучылар. Изге күңелле, акыллы, ару-талу белмәс һәм тынгысыз, таләпчән, ныкышмалы һәм җитди укытучылар.

Иң изге һөнәр ияләренең берсе булган педагоглар, ару-талу белми, көн саен, елдан-ел белем дөньясына юл ача. Фән нечкәлекләрен генә төшендереп калмый, ә дуслашырга, ярдәмләшергә, игелекле булырга, тормышта дөрес юл табарга да өйрәтә.

Ул укытучы һөнәрен сайлап, яраткан эшенә гомере буе тугры кала. Менә 37 ел инде Гөлсинә Мәгъсум кызы Вафина дөньяга карашы, ихласлыгы, тирән белеме белән балалар йөрәгендә якты ут кабыза, ә ул ут һәр дәрес саен яктырак яна һәм укучыларны яңа белем иленә чакыра.

Ул нинди һөнәр сайларга дип бервакытта да баш ватмаган. Бәләкәй чагыннан ук ул үзен укытучы итеп күз алдына китергән, менә ул журнал тотып сыйныф бүлмәсенә керә, укучылар аның дәресен игътибар белән тыңлый, ә азактан ул билгеләр куя. Туймазы кызының балачак хыялы тормышка аша. Ул, педагогия институтын уңышлы тәмамлап, хыялындагыча, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып китә.

Ире хәрби хезмәткәр булганлыктан, ул һәр җирдә аның белән бергә була. Башта Германиядә кичке мәктәптә белем бирә. Тормыш иптәшен Бохарага күчергәч, тугыз ел башлангыч сыйныфларда укыта. Аннары Наманган, Дәүләкән мәктәпләрендә эшли. 1991 елда Вафиннар Әлшәй районына, иренең туган ягына күчеп кайта. Һәм Гөлсинә Мәгъсум кызы Раевка гимназиясендә эшли башлый.

Укытучы өчен иң зур бүләк – балаларының уңышы. Гөлсинә Мәгъсум кызының укучылары – рус теле һәм әдәбияты буенча район, республика олипиадалары җиңүчеләре һәм призерлары. Алар дәүләт имтиханнарын да югары балл ала. Араларында укытучылары юлын сайлаганнары да бар. Ә педагог өчен тагын да иң мөһиме - укучыларының күп еллар үткәч тә аны онытмаулары, җылы сүзләр белән генә искә алулары. Аңа Раевкадагы чыгарылыш укучылары гына түгел, Бохарадагы укучылары да Интернет аша рәхмәт сүзләре җиткерә.

Яраткан эшенә гомеренең күп өлешен багышласа да, Гөлсинә Мәгъсум кызы бүген дә үзен мәктәптән, балалардан, яраткан коллективыннан, дәресләрдән, балалар белән әхлакый темаларга ачыкта-ачык сөйләшүләрдән, дәфтәр тикшерүләрдән, олимпиадаларга әзерләнүдән, йокысыз төннәрдән, дәүләт йомгаклау аттестациясе вакытында балалары өчен дулкынланудан башка күз алдына китерә алмый. Әмма барыннан элек укытучы балаларының зур тормышта тапшырачак имтиханнары – һәрвакыт һәр җирдә чын кеше булып калулары өчен борчыла.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Республиканың мәгариф алдынгысы Г. М. Вафина.
Читайте нас: