Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 октябрь 2018, 02:00

Һөнәри казанышлары өчен премияләр

Үткән атнада Уфада республиканың Хөкүмәтйортында алдынгы укытучыларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Республиканың 33 укытучысы 2018 елның иң яхшы укытучылары бөтенрусия конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде һәм 200 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның тарих һәм Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре укытучысы Зөфәр Ягъфәр улы Гәрәев һәм Раевка 4нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Шамил кызы Шевяхова да бар.

М. Буранголов исемендәге башкорт лицее укытучылары Зөлидә Нәсимҗан кызы Гәрәева һәм Айгөл Рәис кызы Вәлиева иң яхшы рус һәм башкорт телләре укытучыларының республика конкурсында җиңде һәм 50шәр мең сум премиягә лаек булды.

Зилә ЧУПОВА,

мәгариф бүлеге баш инспекторы.
Читайте нас: