Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2018, 02:00

Бәхетле балачак иле

Моннан 60 ел элек Әлшәй районы балалары өченПионерлар һәм укучылар йорты ачылды. Монда бүген дә теләге булган һәркем йөриала, дәресләр бушлай үткәрелә, димәк, төрле социаль категорияләргә караганбалалар йөри. Һәм, әйтергә кирәк, аларның күбесе өчен Пионерлар йорты икенчетуган йортына әйләнгән.

Пионерлар йорты – күппрофильле өстәмә белем бирү учреждениесе, монда 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар иҗади сәләтен үстерә, белем даирәсен киңәйтә, аралашырга өйрәнә. Алар биш юнәлеш буенча эшләүче төрле берләшмәләрдә, студияләрдә, секцияләрдә, клубларда шөгыльләнә. Берләшмәләрнең күбесе район мәктәпләрендә дә оештырылган.

Талантлы һәм сәләтле балалар белән эшләү, укучылар арасында фәнни- тикшеренү эшчәнлеген оештыру, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, туган ягыбыз тарихына һәм йолаларына сөю тәрбияләү нәтиҗәсендә Пионерлар йорты алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Монда өстәмә белем бирү җитәкчеләренең республика семинарлары, ун ел рәттән “Башкортстан энҗеләре” республика балалар фольклор конкурсы финалы оештырыла.

Пионерлар йорты “Русия гражданинын югары әхлаклы, җаваплы, иҗади, инициативалы, компетентлы итеп тәрбияләү һәм үстерү факторы буларак, профильле турист-туган якны өйрәнү лагере шартларында эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге” темасы буенча Федераль мәгарифне үстерү институтының сынау мәйданчыгы, “Мәктәпкәчә белем бирү төркемендә шөгыльләнүчеләрнең төп компетенцияләрен формалаштыруның педагогик шартлары” темасы буенча республика мәгарифне үстерү институтының база мәйданчыгы булып тора. Безнең педагоглар “Ел педагогы”, “Ел методисты” республика конкурсларында, балаларга өстәмә белем бирүнең авторлык мәгариф программаларының Бөтенрусия конкурсларында җиңү яулап, дипломнарга лаек булды.

Әмма Пионерлар йортында төп игътибар – балаларга! Монда өлкән сыйныф укучылары да, үсмерләр дә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар да иҗади эш белән шөгыльләнә. 13 ел элек бездә “Зирәк кызлар һәм малайлар” иртә үсеш мәктәбе”н булдыру идеясе барлыкка килде. Эшне ике төркемнән башладык. Бүген инде анда 100дән артык бала шөгыльләнә. Ата-аналарның кайберләре безгә икенче, кайберләре инде өченче баласын да алып килә. Иң мөһиме, “Иртә үсеш мәктәбе”н тәмамлаучылар бездән китми, ә төрле берләшмәләргә йөрүләрен дәвам итә.

Пионерлар йорты – үзенең традицияләре, кыйммәтләре, табышлары, җиңүләре һәм шатлыклары булган бәхетле балачак иле. Анда бала үз фантазиясен реаль казанышларга әйләндерә. Лидерлар мәктәбе, җыр театры, бию ансамбле, мода театры, үсмерләр клубы һәм балалар телевидениесе шәхес тәрбияләүнең үзенчәлекле формасы булып тора.

“Эзләнү” берләшмәсе укучыларының эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәсендә оештырылган тарих-туган якны өйрәнү музее балаларда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Балалар район ветераннар советы, үзәк район китапханәсенең туган якны өйрәнү бүлеге һәм Әлшәй район хәрби комиссариаты архивы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Яшь эзләнүчеләр “Синең гаиләңдә Бөек Ватан сугышы нинди эз калдырган”, “Онытмагыз, кешеләр!”, “Мәңгелек хәтер”, “Җиңү варислары” акцияләре, батырлык һәм хәтер кичәләре үткәрә.

Пионерлар йортына йөрүчеләр фәнни- тикшеренү эше белән дә актив шөгыльләнә. Аларның күбесе “Минем кече Туган илем”, “Ватан”, “Балачак адресы – Русия” һәм “Яшьләр модасы” халыкара, бөтенрусия, республика бәйгеләрендә җиңү яулады. Театр иҗади берләшмәләре, ата-бабалар тормышын, туган як тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, зур тикшеренү эше алып бара. “Мода театры” үрнәкле балалар коллективында, “Әманәт” театр коллективында, “Айгүзәл” фольклор коллективында шөгыльләнүчеләр ”Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Президенты Указы белән булдырылган талантлы яшьләрне хуплау премияләренә лаек булды.

Без күп еллар инде “Без урамнан көчлерәк” проектын тормышка ашырабыз. Аның исеме очраклы рәвештә генә сайланмады. Мәктәп укучылары, ата-аналар арасында өстәмә белем бирү хезмәтләре белән кызыксынуны ачыклау максатында үткәрелгән сорау алулар малайларның башлыча техник иҗат белән шөгыльләнергә, үз куллары белән техниканы сүтеп-корырга, карт һәм мотоциклда йөрергә теләүләрен ачыкларга ярдәм итте. Шунлыктан техник юнәлештәге берләшмә оештырырга карар ителде.

Авыр тормыш хәлендә калган, имин булмаган һәм аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләләрдәге, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган үсмерләрне берләшмәләр эшенә җәлеп итү – безнең төп бурычларыбызның берсе. Андый балаларны тормышта ялгыз калдырырга ярамый, чөнки аларның янында чүкеч кенә тотарга өйрәткән әти кешенең дә булмавы мөмкин бит. Бигрәк тә бүгенге үсмерләргә хәстәрлекле һәм түземле педагог, үз эшенең остасы кирәк. Ә андый белгечләр Пионерлар йортында күп. “Тәгәрмәч” мотоклубы, “Яшь картингист”, “Футбол. Хоккей”, “Агач эшләре остасы” һәм “Йорт эшләре остасы” берләшмәләре үсмерләр арасында популярлык яулады. Берничә ел эчендә спорт-техник юнәлештәге берләшмәләр дәресләре өчен тиешле шартлар тудырылды, балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы, картодром, чишенеп-киенү өчен җылы бүлмә төзелде. Күңел бирсәң, бөтен нәрсәне дә эшләргә мөмкин шул!

Хәзерге вакытта өстәмә белем бирүдә техник юнәлешне үстерүгә, белем бирү процессында мәгълүмат технологияләрен файдалануга зур игътибар бирелә. Пионерлар йорты бу җәһәттән дә читтә калмады. Берничә ел инде без “Балалар телевидениесе” проектын тормышка ашырабыз, педагоглар да, балалар да аның турында күптән хыяллана иде. Район хакимияте, безнең башлангычны хуплап, җиһазлар сатып алырга ярдәм итте. Без “Әлшәй ТВ” телестудиясе һәм БСТ каналы белән актив хезмәттәшлек итәбез, “Пионер ТВ” балалар телевидениесе тапшырулары атна саен урындагы телевидениедән күрсәтелә. Технопарк булдыру буенча беренче адымнар ясала. Район хакимиятенең финанс ярдәме белән үткән елның сентябрендә Пионерлар йортында “Робототехника” берләшмәсе ачылды. Конструкцияләү, программалаштыру белән мавыккан балаларга яхшы мөмкинлек туды. Беренче уңышлар да бар. Районның яшь робототехниклары командасы, аның составына безнең берләшмә укучылары да керә, “Киләчәк мәгарифе” Уфа халыкара мәгариф салоны-2017 эшендә катнашты.

Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга без аерым игътибар бүләбез, педагоглар аларны махсус белем бирү программалары буенча өйдә укыта. Алар катнашлыгында бәйрәмнәр, шәхси күргәзмәләр, экскурсияләр, туган якны өйрәнү экспедицияләре үткәрелә. Безнең укучыларыбыз “Инвалид балаларга иң яхшы сәяхәт” республика конкурсында җиңүче, “Талантлар йолдызлыгы” ачык конкурсы финалистлары булды.

Үз һөнәренә тугры булган укытучылар ярдәме белән районда пионерлар оешмасы сакланып калды. Ел саен, 19 майда, бездә Пионерия көне билгеләнә. Галстук бәйләгәндә бүгенге балаларның да йөзләре бәхетле балкый.

Безнең дөрес юлдан баруыбызны вакыт күрсәтте. Бүген пионерлар “Дөньяны матурлык коткарыр”, “Картәнием сандыгы”, “Шәфкатьлелек”, “Синең сәламәтлегең”, “Экология һәм балалар” программалары буенча эшли. “Чишмәкәй” район пионер оешмасы “Башкортстан пионерлары” республика балалар иҗтимагый оешмасының сынау мәйданчыгы булып тора.

Пионерлар йорты эшчәнлеге бер минутка да тукталып тормый. Уку елын мавыктыргыч җәй алмаштыра. Заманча педагогик технологияләр кулланып ”Каникуллар” программасы эшләнде. “Балачак планетасы” көндезге лагере, “Чыганаклар” туристик-туган якны өйрәнү юнәлешендәге профильле лагерь, “Кояшкай” балалар уен мәйданчыгы, “Фонтан янында” спорт комплексына йөрүчеләр күп. Педагоглар сәфәрләр, экологик экспедицияләр, күп көнлек сәяхәтләр, “Туган ягым буйлап” экскурсияләре, Башкортстан елгалары буйлап салда йөзү оештыра. Ел саен туристлар слетлары, “Хәвефсез тәгәрмәч” конкурсы, балалар сабантуе үткәрелә.

Пионерлар йорты төрле конкурсларда актив катнаша. “Без урамнан көчлерәк!” проекты “Балалар һәм яшьләр ялын тәэмин итү фәне һәм практикасы” программалар һәм фәнни-методик эшләнмәләрнең Бөтенрусия конкурсы Гран-приена лаек булды, ул Анапа шәһәрендә “Балалар ялын үстерү стратегиясе-2020” XVII Бөтенрусия балалар һәм яшьләр ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручылар форумы кысаларында уздырылды. 2016 елда балаларның җәйге ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча Пионерлар йорты программа һәм фәнни-методик эшләнмәләрнең III Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе булды, аны Мәгарифне үстерү федераль институты оештырды. Шул ук елны балаларның җәйге ялын оештыру буенча республика конкурсында “Оешма – мастер” исеме алды.

Бездә балалар ял итеп кенә калмый, акча да эшли ала. Бу максат белән ел саен районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча килешү төзибез.

1998 елда Пионерлар һәм укучылар йорты “Матур мәктәп” халыкара хәрәкәтенә кушылды. Шушы еллар эчендә бинаны, территорияне төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырылды, балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә мәгариф берләшмәләренең төрле формалары булдырылды. Пионерлар йорты “Өченче буын халык университеты” район максатлы программасын эшләүчеләрнең берсе булды. “Матур мәктәп” конкурсында катнашу илнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә эш тәҗрибәсен тәкъдим итү, яңа дуслар, фикердәшләр табу, башка илләрнең мәгариф системасы, инклюзив белем бирүне оештыру тәҗрибәсе белән танышу, югары халык мәктәпләре булдыру мөмкинлеге бирде.

Проблемалар да бар, әлбәттә. Әмма без Пионерлар йортының бурычы балаларның иҗади сәләтен үстерү һәм аларны бәхетле итү икәнен онытмыйбыз.

Н. САМОЙЛОВА,

Пионерлар һәм укучылар йорты директоры;

Р. ЧАЛДАЕВА,

методика бүлеге мөдире.

Пионер активы җыены. 60нчы еллар.

Табигать матурлыгы белән дәвалый. Салда йөзү.
Читайте нас: