Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 октябрь 2018, 02:00

Роботлар – безнең киләчәгебез

Укучыларның инновацияләр һәм югары технологияләр өлкәсендәге кызыксынуларын арттыру өчен Пионерлар йортында “Робототехника” берләшмәсе ачылды. Ноутбуклар, база һәм ресурслы Lego җыелмасы сатып алынды.

Берләшмәгә яшь, талантлы педагог Г. И. Муллагильдина җитәкчелек итә. Гөлшат Ильяс кызы семинар-практикумнарда, фәнни конференцияләрдә, форумнарда актив катнаша һәм робототехника буенча бөтенрусия ярышларында судья вазыйфасын да башкара.

Берләшмә укучылары шулай ук төрле конкурсларда һәм ярышларда үз көчен сынап карый. Укучыларыбызның беренче уңышлары да бар. Районның яшь робототехниклары командасы, аның исәбенә Пионерлар йорты укучылары да керә, “Киләчәк мәгарифе” Уфа халыкара мәгариф салоны-2017 кысаларында уздырылган биюче роботлар күргәзмәсенә чакырылды. Равил Вахитов һәм Евгений Дудин республика Мәгариф һәм Авыл хуҗалыгы министрлыкларының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Арслан Кинҗәголов, Илья Исаев, Радмир Габделманов, Никита Матрохин, Тимур Яхшыголов, Фидаил Мостафин - “ЛЕГО-остаханә” II Бөтенрусия иҗат бәйгесе, Максим Козлов, Костя Моисеев һәм Камил Мөхәммәдиев “Барысын да белергә телим!” республика конкурсы җиңүчеләре булды.

“Робототехника” берләшмәсендә шөгыльләнергә теләүче үсмерләр бүген бихисап. Чөнки роботлар – безнең киләчәгебез!

Р. ЧАЛДАЕВА,

Пионерлар йортының методика бүлеге мөдире.
Читайте нас: