Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь 2018, 02:00

МӘГАРИФТӘ ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

ГөлназШәфыйкова Башкортстанның мәгариф министры вазифасыннан отставкага китте.

Ведомство җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Айбулат Хаҗин тәгаенләнде. Бу хактагы указга республика вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Моңа кадәр Айбулат Хаҗин Мәгариф өлкәсендә контрольлек итү һәм күзәтчелек идарәсе җитәкчесе булып эшләде.

“Мәгариф өлкәсе сезгә яхшы таныш, җаваплылыкны аңлыйсыз, – диде Радий Фәрит улы мәгариф министрлыгының яңа җитәкчесенә. – Республикада мәгариф учреждениеләренең челтәре нык зур, бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны сорыйм”.


Белешмә. Хаҗин Айбулат Вәкил улы 1973 елда Уфада туган. 1нче санлы Уфа медицина училищесын, Башкорт дәүләт педагогия институтын “биология һәм химия” белгечлеге буенча тәмамлаган. Педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.

Хезмәт юлын 1996 елда Аргаяшның 2нче санлы урта мәктәбендә химия укытучысы булып башлый. 1997-2000 елларда –Урал дәүләт физик культура академиясендә аспирант, 2003-2007 елларда – докторант. Аннан төрле елларда әлеге уку йортында укыта, декан урынбасары булып эшли. Хезмәт юлында Уфа ягулык-энергетика колледжы директоры урынбасары, Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә укыту эшләре буенча проректор, БР Хөкүмәте Аппаратында мәгариф һәм фән бүлеге секторы мөдире булып эшләргә туры килә. Мәгариф өлкәсендә контрольлек итү һәм күзәтчелек идарәсендә төрле вазифаларда эшли. 2014-2016 елларда БР мәгариф министрының беренче урынбасары була.


Фото: Башинформ.

“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: