Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 декабрь 2018, 02:00

АЙБУЛАТ ХАҖИН: "МӘКТӘПТӘ УКЫГАН БАЛАНЫҢ СОҢЫННАН РЕПЕТИТОР БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮЕ – МӘГЪНӘСЕЗЛЕК"

Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар.

Мәктәпләрдә репетиторлык белән шөгыльләнүне тыймакчылар. Бу идеяне республиканың мәгариф министры вазифасын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин күтәреп чыкты.

Аның исәпләвенчә, кайсыбер укытучылар дәрестә тиешле материалны махсус биреп бетерми. Үзаллы укуга өлгәшә алмаган балаларның ата-аналары исә, сабыем калганнардан артта кала күрмәсен дип, түләүле дәресләр турында белешә башлый.

Айбулат Вәкил улы бу күренеш белән көрәшергә кирәк дигән фикердә. “Гомумән, мәктәптә укыган баланың өстәмә рәвештә репетиторлар белән шөгыльләнүе – мәгънәсезлек. Мин мондый системага катгый каршымын, – диде министрлык җитәкчесе. – Бездә укытучылар ФГОС (федераль дәүләт мәгариф стандартлары) чикләрендә мәгариф программасын гамәлгә ашырганы өчен хезмәт хакы ала. Һәр контроль-үлчәү материалы уку курсы программасын тулысынча диярлек кабатлый, аның чикләреннән чыкмый. Әгәр теге яки бу предмет буенча укытучылардан “Сез Мария Ивановнага барыгыз, ул һичшиксез ярдәм итәчәк һәм сез имтиханны уңышлы тапшырачаксыз” дигән репетиторлык турында тәкъдимнәр килә башласа, мин ата-аналарга (баланың законлы вәкилләренә) Мәгариф министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтү буенча идарә кебек тиешле органнарга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәр идем. Һәр очракта карар кабул итәчәкбез”.

Укытучыларның репетиторлык белән шөгыльләнергә теләвенең сәбәбе көн кебек ачык: һәркем кулыннан килгәнчә акча эшләргә тырыша. Айбулат Хаҗин да аның сәбәбен “педагоглар хезмәтен дәртләндерү системасындагы бозыклыкларга” бәйли. Укытучы нәрсә өчен эшләвен, нәрсә өчен акча алуын аңларга тиеш, ди министр. Педагог эшенең нәтиҗәсе аның хезмәт хакында чагылырга тиеш. “Мәсәлән, укытучы укучыларның бөтенрусия олимпиадасында призлы урын алучыны әзерләде икән, димәк, аңа финанс дәртләндерү дә булырга тиеш. Әгәр өч призер әзерләсе – өч тапкыр күләмендәге премия. Бу бик мөһим”, – ди ведомство башлыгы.

Аз комплектлы мәктәпләрне тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен үтүгә әзерләнгәндә һәм төп программаны үзләштерүдә бушлай онлайн-курс форматында ярдәм күрсәтеләчәк. “Без мәктәпләрдә репетиторлык күренешләре барлыкка килүгә киртәләр төзиячәкбез”, – диде Айбулат Хаҗин.

Язгөл САФИНА әзерләде.


Фото: Ачык чыганактан.



Читайте нас: