Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 02:00

"Канатлан!"

Уфада тәүге мәгариф форумы узды

Чарада 700дән артык кеше катнашты, аларның күбесе - мәктәп директорлары. Форумды ачуда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады.
- Илебез Президенты берничә милли проект тәкъдим итте. Безнең өчен иң мөһиме – “Мәгариф” проекты. Гомум алганда, 2024 елда без белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы ун ил исәбенә керергә тиешбез. Бу бик катлаулы һәм җаваплы бурыч, - дип билгеләде республика җитәкчесе һәм фикер алышу өчен берничә тәкъдим кертте. Атап әйткәндә, биш көнлек укуга күчү, республика мәктәпләрендә “Канатлан!” программасын кертү, ул өлкән сыйныф укучыларына тормышта үз юлын сайларга һәм олы тормыш юлына аяк басуга әзерләнүгә булышлык итәчәк, шулай ук авыл укытучыларына ярдәм күрсәтү, сәләтле балаларга аерым игътибар бүлү, республиканың иң яхшы мәктәпләрен зур грантлар белән дәртләндерү.
Радий Хәбиров шулай ук халыкара, Бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләренә, аларны әзерләгән һәм республика Башлыгы премияләренә лаек булган укытучыларга дипломнар тапшырды.
Форум кысаларында ун фикер алышу мәйданчыгы эшләде.
Фото: Яндекс
Читайте нас: