Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
7 февраль 2019, 02:00

Башкортстан мәгарифен берничә елга алга

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Канатлан!” форумында мәгарифне үстерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Канатлан!” форумында мәгарифне үстерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
“Илебез Президенты берничә милли проект тәкъдим итте. Безнең өчен иң мөһиме – “Мәгариф” проекты. 2024 елда без белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы ун ил исәбенә керергә тиешбез. Бу бик катлаулы һәм җаваплы бурыч. Ләкин бүген мин башка тема - балаларыбыз, укучылар турында сөйләшәсем килә, безнең команда эшләгән берничә мәсьәлә буенча фикер алышырга тәкъдим итәм” – диде Радий Хәбиров, тәүге мәгариф форумын ачып.
Биш көнлек уку
Төбәк җитәкчесе иң башта биш көнлек уку атнасына күчәргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мәктәп программасы бик авыр һәм балалар ял көннәрен гаиләсе белән үткәрергә тиеш. Биш көнлек уку атнасына күчкәндә укытучыларның хезмәт хакы да, отпускалары да сакланачак. 32 шимбә көненең сигезен Радий Хәбиров мәктәпкә багышларга тәкъдим итте.
Мәсәлән, тәүге шимбәдә гомум мәктәп спартакиадасын үткәрергә мөмкин, анда 1-11нче сыйныф укучылары спорт ярышларында катнаша ала. Икенче шимбәне туган якны өйрәнүгә багышларга, күренекле якташлар белән очрашулар үткәрергә була. Өченчесендә, төбәк җитәкчесе фикеренчә, Башкортстан халыклары мәдәниятен өйрәнергә мөмкин. Боларның барысы да бердәм мәктәп җәмгыяте формалаштырырга һәм күп кенә проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.
“Без балаларыбызның мәктәпне сау-сәламәт, матур һәм бәхетле кешеләр булып тәмамлавын телибез һәм шуңа күрә мин биш көнлек уку атнасына күчәргә тәкъдим итәм”, - диде Радий Хәбиров.
Зур тормышка әзерлек
Радий Хәбировның икенче тәкъдиме - мәктәпләрдә “Канатлан!” программасын кертү.
“Балаларыбыз авыл мәктәбен тәмамлап олы тормыш юлына аяк баскач, аларга ниндидер конкурентлы өстенлекләр бирергә кирәк. Минем мондый программа төзү буенча тәҗрибәм бар, аны республикабыз мәктәпләренә дә кертергә тәкъдим итәм”, - дип мәрәҗәгать итте Радий Фәрит улы.
Нәрсә ул “Канатлан!”? Бу программагға ярашлы, безнең мәктәп тәмамлаучылар элекке кебек шофер таныклыклары алып белем учагыннан китәчәк, шахмат уйнарга өйрәнәчәк, милли мәдәниятне һәм телләрне беләчәк, инглиз телендә аралаша алачак. Радий Фәрит улы барлык балаларны вальс биергә өйрәтергә һәм уку курсын республика дәрәҗәсендә зур мәктәп вальсы белән тәмамларга тәкъдим итте. Яшьләрне авыл мәктәпләренә
Бүген яшь белгечләрнең, шул исәптән укытучыларның авылга эшкә барырга теләмәве беркемгә дә сер түгел. Шунлыктан җитәкчелекнең мөһим бурычы – яшьләрне авыл мәктәпләренә җәлеп итү.
Бу җәһәттән Радий Хәбиров “Авыл укытучысы” программасын расларга тәкъдим итте, моның өчен авыл укытучыларына 600әр мең сум 100 грант бирү өчен быел ук бюджетка 60 млн сум акча салыначак. “Бу чара төзелеш өчен җир участогы бүлү турындагы тәкъдим белән берлектә укытучыларны авыл мәктәпләренә җәлеп итүгә булышлык итәр, алар анда калып яшәсә һәм эшләсә, авылларыбыз да яшәр һәм күркәмләнер иде”, - дип билгеләде ул.
Мәктәп автобуслары
Республикада 1200дән артык мәктәп автобусы һәм ата-аналар балаларының гомерен ышанып тапшырган 1,5 мең шофер исәпләнә. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, мәктәп директоры автобус килдеме-юкмы икән, дип борчылырга тиеш түгел, дип билгеләде. Моның белән пассажилар йөртү буенча профессиональ оешма шөгыльләнергә тиеш. Шулай ук ул Транспорт буенча дәүләт комитетына үз эшен намус белән башкарган мәктәп автобусы шоферларын дәртләндерү чараларын уйларга тәкъдим итте.
Мәктәптә әхлакый һәм психологик климат, ирекмәннәр хәрәкәте
“Мин дә, сез дә мәктәп укучылары булган вакытта буллинг, скулшутинг, кибербуллинг һәм башка шундый терминнар барлыкка килер, дип уйламадык та. Сүз мәктәптә әхлакый һәм психологик климат турында бара. Без республикада шундый очракларның булуы турында белергә тиешбез”, – диде Р. Ф. Хәбиров.
Ул балаларны эзәрлекләү, аларны мәсхәрәләү очракларына юл куймаска һәм укучыларга, бөтен мәгариф системасына зыян китергән явызлыкны туктату өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакырды. Радий Фәрит улы мәктәпләрдә волонтерлык хәрәкәтен ныгытырга һәм үстерергә тәкъдим итте. Бу укучылар мәктәпне белемле кешеләр булып кына түгел, ә анык гражданлык позициясе һәм дөрес әхлакый тәрбиягә ия булып тәмамласын өчен кирәк.
Сәләтле балалар, тиң мөмкинлекле мәктәпләр
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы сәләтле балалар өчен дәртләндерүләр системасы булдыру турында фикерләре белән уртаклашты. Студентлар хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург яки башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында укысалар да, туган республикаларына кайтып эшләсен өчен кирәк.
Радий Фәрит улы шулай ук уку йортларының тиң мөмкинлекләргә ия мәктәпләр булып китүе турында да уйларга тәкъдим итте, анда сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәламәт яшьтәшләре белән беррәттән укырга йөрүе һәм психофизиологик, акыл үсеше өчен бердәй шартлардан файдалана алуы мөһим.
- Әгәр без рейтинг формасын кертеп, аның нәтиҗәләре буенча ел саен тантаналы рәвештә иң яхшы 10 шәһәр һәм 10 авыл мәктәбен игълан итчәк, бу учреждениеләрне арытабан үстерү өчен зур гына грантлар да бирчәк, бу да мәктәпләребезне үстерүгә булышлык итәчәк, - дип йомгаклады чыгышын Радий Хәбиров.
Фәнүзә СУФИЯНОВА әзерләде.
Фото: Яндекс
Читайте нас: