Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 февраль 2019, 02:00

Республика Башлыгы премиясенә лаек булдылар

Тәүге мәгариф форумында сәләтле укучылар – халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләрен һәм аларның педагог-остазларын бүләкләү тантанасы булды.

Тәүге мәгариф форумында сәләтле укучылар – халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадалар җиңүчеләрен һәм аларның педагог-остазларын бүләкләү тантанасы булды.
Республика Башлыгы премияләренә лаек булучылар арасында безнең районнан Шафран мәктәбе укучысы Илья Мәсәлимов һәм аның укытучысы Александр Кутьенков та бар.
Илья Мәсәлимов сигезенче сыйныфта “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Аңа аеруча математика, информатика, химия һәм физкультура дәресләре ошый. Тырыш укучы төрле программалар эшләү белән мавыга, спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә футбол һәм хоккейга өстенлек бирә.
Максатка омтылучан үсмер программалаштыру буенча түгәрәктә өстәмә дәресләр, спорт секцияләрендә шөгыльләнү өчен дә вакыт таба. Бу аңа укуда һәм төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда уңышка ирешергә һич тә комачауламый. 2018 елда Илья “Газпром” тармак олимпиадасының йомгаклау этабында җиңеп чыккан, I дәрәҗәдәге “Мосолимп” олимпиадасының йомгаклау этабы һәм информатика буенча “Гагарин кубогы” олимпиадасының республика этабы призеры булган, сәләтле балалар өчен “Иннополис” һәм “Сириус” лагерьларында катнашкан. Быел да сәләтле егет бөтенрусия укучыларының информатика буенча олимпиадасының республика этабы җиңүчесе булды. Шушы казанышлары өчен Илья Мәсәлимов республика Башлыгы премиясенә лаек булды, бүләкне Радий Хәбиров аңа үзе тапшырды.
Үсмернең уңышында, һичшиксез, аның остазы, республиканың мәгариф алдынгысы, югары категорияле укытучы А. Е. Кутьенковның да өлеше зур. 2008 елда “Башкортстанның ел укытучысы” республика конкурсының “Дәрес – минем күңел шигърияте” һәм 2013 елда “Сәләтле балалар белән эшләүдә югары казанышлары өчен номинацияләре “Башкортстанның ел укытучысы” бәйгесендә Александр Евгеньевичның таланты турында ачык сөйли. Бу наградаларга хәзер республика Башлыгы премиясе дә өстәлде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: