Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 февраль 2019, 02:00

Йолдызчыклар мәктәбе

Сәләтле балалар - М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның төп казанышларының берсе.

Сәләтле балалар - М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның төп казанышларының берсе.
Әйе, белем учагы горурлана ала, чөнки һәр елны монда яңа йолдызчыклар “кабына”. Быелгы йолдызчыкларның берсе – 11 сыйныф укучысы Энҗе Мортазина.
Бу сәләтле кызның уңышларына сокланмау мөмкин түгел. Ул ел саен төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда призлы урыннар ала. Тәү карашка йомшак күңелле булып тоелган бу ягымлы кыз, чынында исә, зур ихтыяр көченә ия. Әлбәттә, югары максатларга ирешү өчен хезмәт сөяргә кирәк, Энҗе да бу җәһәттән сыйныфташларына үрнәк күрсәтә. Быел ул укучыларның Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабында әдәбият, җәмгыятьне өйрәнү фәннәре һәм инглиз теле буенча призлы урын яулады.
“Талантлы кеше һәрьяклап талантлы”, дип бик дөрес әйтәләр. Энҗе нәкъ шундый укучыларның берсе. Ул шахмат белән уңышлы шөгыльләнә, яшьләр арасында республианың иң яхшы ун шахматчысы исәбенә кергән.
Әйе, һәр кешенең ниндидер сәләте була. Әмма уңышка ирешү өчен бу сәләтне ачарга, аны үстерергә кирәк. Бу җәһәттән лицейда балалар өчен тиешле шартлар тудырыла, димәк, киләчәктә дә монда яңа йолдызчыклар кабыныр, дип ышанабыз.
Рәсимә СӘҮБӘНОВА,
мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: