Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 март 2019, 02:00

Илсөярлек рухын югалтмый

2012 елда Раевка 4нче мәктәбендә беренче район фәнни-гамәли конференциясе узды, аның максаты 1937 елда шушы белем учагын тәмамлаган Советлар Союзы Герое Павел Федорович Щербаковның истәлеген мәңгеләштерү иде. Ике елдан соң чара тагын да югары статус алып, республика дәрәҗәсендә үткәрелә башлады.

“Щербаков укулары”

Быел конференция 20 мартта уза, ул Башкортстанның 100 еллыгына, Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 75 ел тулуга багышлана. Чара кысаларында укучыларның фәнни-гамәли конференциясе, укытучыларның методик семинары һәм яттан шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелә.

Читтән торып үткән этапка 1100 укучы иҗади эшләрен – рәсемнәр, иншалар, видеороликлар тәкъдим итте. VIII “Щербаков укулары”нда укучылар 500гә якын катнашучы рус, башкорт һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителгән фәнни-тикшеренү эшләрен яклаячак.
Читайте нас: