Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март 2019, 02:00

Акыл яшьтә түгел, башта

Раевка 4нче урта мәктәбенең “Яшь робототехник” түгәрәгендә шөгыльләнүче малайлар ике ел элек Мәскәүдә узган “РобоФест-2017” Бөтенрусия робототехника фестивалендә беренче урын алган иде.

Раевка 4нче урта мәктәбенең “Яшь робототехник” түгәрәгендә шөгыльләнүче малайлар ике ел элек Мәскәүдә узган “РобоФест-2017” Бөтенрусия робототехника фестивалендә беренче урын алган иде. Аларның “Краб из “Толтека” җайланмасы “Сортировщик” номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Тиздән аларны янә илебез башкаласына сәфәр көтә. Мәктәп командасы “РОБОПРОМ-2019” III республика робототехника фестивалендә лаеклы чыгыш ясады һәм “Хәрәкәт итүче шорт-трек” номинациясендә – көмеш, “Micro Mouse” номинациясендә бронза медаль алды.
Информатика бүлмәсенә, анда робототехника буенча дәресләр үтә, малайлар җыелды. Алар төрле олимпиадалар һәм ярышларда катнаша, барысы да акыллы, актив һәм бик тырыш, роботларны үзләре җыя, программалар төзи. Дәресләрне Илдус Илдар улы Баймөхәммәтов үткәрә. Ул үзе дә балачактан ук төрле конструкторлар төзергә яраткан. Күптән түгел мотоблокка ике трактор–адаптор җыйган.

Иван Зайцев һәм Денис Мостафин эшләгән луноход бирелгән юнәлеш буенча киртәләрне читләп үтеп, кирәк чакта туктый һәм башка катнашучыларга юл биреп хәрәкәт итә. Малайлар аңлатуынча, кыска гына вакыт эчендә барлык командаларны төгәл үтәүгә ирешү бик кыен, шуңа да Мәскәүгә барыр алдыннан бөтен вариантларны да ныклап карарга кирәк. Программасы төгәл язылып һәм тоткарлыксыз эшләгән робот кына җиңү яулаячак.

-Дүрт ел элек директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Римма Радик кызы Вәлиәхмәтова башлангычы белән мәктәптә “Яшь робототехник” түгәрәге эшли башлады, анда 4-7 сыйныф малайлары шөгыльләнә, - ди Илдус Илдар улы. – Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы Фәнни-мәгариф үзәге һәм “Толтек Плюс” уку үзәге белән тыгыз бәйләнештәбез. Укучыларыбыз районыбызны республика һәм бөтенрусия чараларында лаеклы тәкъдим итә башлады.

Дәресләрдә балалар иң гади модельләрдән алып, катлаулы механизмнарга кадәр төрле җайланмаларны (3D принтерларны да кертеп) өйрәнә. Arduino микроконтрольлерлар базасында эшләнгән роботлар электроника, тимерчыбыклар, тимер, пыяла һәм пластика җыелмасыннан тора. Электроника һәм моторлар интернет-магазиннан сатып алынса, корпуслары төрле материаллардан ясала.

-Уку барышында малайлар эш тәртибен, микросхемаларны өйрәнә, роботны программалаштыру серләренә төшенә, - ди Илдус Баймөхәммәтов. – Робототехника түгәрәгендә укучылар 3D модельләштерү, программалаштыру, проектлаштыру турында мәгълүмат ала, үзләре дә механизмнар конструкторлаштыра ала. Балалар, әлбәттә, эшне иң гади роботлар җыюдан башлый, арытабан инде аларны катлаулырак модельләр төзергә өйрәтәбез.

Әйе, малайлар бәләкәй чактан ук машиналар белән уйнарга ярата, аларны сүтеп-кора, уенчыкның механизмнарын өйрәнә. Бу күнекмәләр бәяләп беткесез. Бүген үзенчәлекле роботлар ясаган үсмерләр киләчәктә шушы юнәлеш буенча программист, конструктор яки башка һөнәрне сайлый алачак.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Яшь робототехниклар остазлары Илдус Баймөхәммәтов белән.
Читайте нас: