Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 апрель 2019, 02:00

Тоталь диктант

Белемегезне тикшереп карагыз 13 апрельдә тоталь диктант була.

13 апрельдә тоталь диктант була.


Ел саен үткәрелә торган бу акциядә яшькә, милләткә, белем дәрәҗәсенә карамый, теләге булганнарның барысы да катнаша ала. Әйе, грамоталы булу бик мөһим, рус телен үзләштерү җиңел булмаса да, һәркем моңа омтылырга тиеш.


Беренче тоталь диктантны 2004 елда Новосибирск дәүләт университетының гуманитар факультеты студентлары үткәрде. 15 ел эчендә акция бөтендөньяда киң таралу алды. Былтыр бу вакыйга 227 мең кешене берләштереп, 76 илдә үтте, диктантның авторы Гүзәл Яхина булды.

Быелгы диктант текстын язучы, әдәбиятчы һәм тәнкыйтьче Павел Басинский әзерләде. Оештыручылар әйтүенчә, диктант тексты элеккечә өч түгел, дүрт өлештән торачак, бу - акциянең төп яңалыгы.

Чарада һәркем катнаша ала. Районыбызда тоталь диктант 13 сәгатьтә Раевка гимназиясендә үтәчәк.


Э. ШЕВЯХОВА,

акциянең район координаторы.
Читайте нас: