Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 апрель 2019, 02:00

“Телне теләп өйрәнерлек итеп укытырга кирәк”

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусиясъезды узды

Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съезды узды, анда 700дән артык делегат: Дәүләт думасы, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, республиканың шәһәр һәм район мәгариф бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары, Русиянең 12 төбәгеннән башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Форум программасы бай эчтәлекле иде: республиканың иң яхшы башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары Уфа шәһәренең башкорт гимназия һәм лицейларында осталык дәресләре үткәрде, фикер алышу мәйданчыклары оештырылды, анда башкорт телен өйрәнү, укыту методикасы, уку әсбаплары белән тәэмин итү, мәдәният, фән, киң мәгълүмат чаралары һәм Интернет челтәрендә башкорт телен популярлаштыру мәсьәләләре тикшерелде.

Съездның пленар өлешендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгыш ясады, ул, укытуның мавыктыргыч һәм нәтиҗәле алымнарын кулланып, укытучыларны телгә кызыксыну тәрбияләргә чакырды. “Телне кешеләр үзләре теләп өйрәнерлек итеп укытырга кирәк. Башкортча сөйләшү модада, укыту методикалары кызыклы булырга тиеш. Тагын да шунысы - туган телдә аралашырга теләүчеләрне хаталанса да, акцент белән яки диалектта сөйләшсә дә, читләтмик. Бер генә сүз әйтсә дә – афәрин! Җәмгыятьтә башкорт теленең мөһимлеге һәм кирәклеге тоелырга тиеш”, - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

Бүләкләү тантанасында Әлшәй укытучылары да билгеләп үтелде. М. Буранголов исемендәге лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзилә Зиннур кызы Котлыгилдина – БР Мәгариф министрлыгы Почет грамотасына, ә Раевка 2нче урта мәктәбеннән Флүрә Риф кызы Хәмидуллина Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының Мактау грамотасына лаек булды.

Үз хәбәрчебез.

Съезд делегатлары Ф. Р.Хәмидуллина һәм Р. З.Котлыгилдина.


Бүген республика мәктәпләрендә 14 туган тел укытыла. Аларны саклау һәм үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителде. Башкорт телен үстерү фонды булдырылды. Иң яхшы проектларга республика Башлыгы грантлары бирелә.
Читайте нас: