Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 Май 2019, 02:00

Аксен колледжына 47 миллион сумлык грант

Бу уку йорты Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы конкурсы җиңүчесе булды.

Бу уку йорты Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы конкурсы җиңүчесе булды.


Федераль грантлар алучыларны сайлап алу “Яшь һөнәрмәннәр” федераль проектының “Һөнәри белем бирү оешмаларының матди-техник базасын заманча таләпләргә җавап бирүен тәэмин итү максатында дәүләт ярдәме” программасын тормышка ашыру кысаларында узды. Конкурста илебезнең 74 колледжы катнашты. Аксен агросәнәгать колледжы иң яхшы биш уку йорты исәбенә керде.

Русия Мәгариф министрлыгы гранты, ә бу 47 миллион сум, “Агрономия”, “Сити-фермерство”, “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” юнәлешләре буенча биш остаханәне җиһазландыру өчен файдаланылачак.

-Грант һөнәри белем бирүнең конкурентлык сәләтлелеген күтәрү максатында матди-техник базаны ныгыту өчен бирелә. Колледжны яңа уку-лаборатория, уку-производство һәм программа-методика җиһазлары, техника һәм комплекслар белән җиһазландыру безгә күрсәтмә имтиханнар һәм “Яшь һөнәрмәннәр” WorldSkills чемпионатларын үткәрү, шулай ук заманча халыкара стандартлар буенча аграр белгечләр әзерләү мөмкинлеге бирәчәк, - ди Аксен агросәнәгать колледжы директоры Ришат Әбделвәлиев.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: