Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 Май 2019, 02:00

Путин мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирүне контрольдә тотарга чакырды

Гомумхалык фронты рәистәшеЕлена Шмелева бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкәанализ ясарга тәкъдим итә.

Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итә.
"Мәктәпләрдә бушлай дәреслекләр бирү белән бернинди алдашу, караклык булырга тиеш түгел". Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Сочида Бөтенроссия халык фронты Медиафорумында чыгыш ясап, "Талант һәм уңыш" фонды җитәкчесе, Гомумхалык фронты рәистәше Елена Шмелева фронтның Россиянең барлык субъектлары буенча бушлай эш дәфтәрләре һәм дәреслекләр белән реаль тәэмин ителешкә анализ ясарга тәкъдим итүен әйтте.

"Дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре - бу төрле әйберләр. Закон нигезендә дәреслекләр мәктәптә уку вакытында бушлай бирелергә тиеш. Алар вакытлыча бирелә. Соңыннан башка укучыга тапшырыла. Законда шулай язылган. Монда бернинди алдашу булырга тиеш түгел. Моны төгәл контрольдә тотарга кирәк", - диде Путин.

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: Ачык чыганак.


“Өмет” гәзитеннән.
Читайте нас: