Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 июнь 2019, 02:00

Яшь укытучыларга грантлар

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авылда эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү турында указга кул куйды.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров авылда эшләүче яшь педагогларга грантлар бирү турында указга кул куйды.


Документка ярашлы, 2019 елның 1 июленнән 600 мең сумлык ел саен бирелүче 100 грант булдырылган.

Грант алуга конкурста 10 мең кеше яшәгән авыл биләмәсендәге гомуми белем бирү учреждениесендә кимендә ике ел эшләгән 35 яшькә кадәрге укытучылар катнаша ала. Кандидатларны мәктәпләр һәм мәгариф бүлекләре тәкъдим итә ала. Конкурска документлар ел саен 1 августка кадәр тапшырыла, дип хәбәр итә БР Башлыгы матбугат хезмәте.
Читайте нас: