Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 июнь 2019, 02:00

Палина Һадиева – “Ватан” бөтенрусия конкурсы лауреаты

Мәскәүдә укучыларның туган якны өйрәнү буенча “Ватан” бөтенрусия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы узды, анда педагог З. З. Җәлилова белән Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясе тәрбияләнүчесе Палина Һадиева катнашты.

Мәскәүдә укучыларның туган якны өйрәнү буенча “Ватан” бөтенрусия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы узды, анда педагог З. З. Җәлилова белән Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясе тәрбияләнүчесе Палина Һадиева катнашты.
Конкурс илебезнең төрле төбәкләреннән укучыларны җыйды. Башкортстаннан анда Мишкә, Бишбүләк һәм Әлшәй районнары укучылары чыгыш ясады. Эшләрне профессорлар, педагогия һәм тарих фәннәре кандидатлары, Балалар - үсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү буенча федераль үзәк методистлары бәяләде.
Палина Һадиева – Пионерлар йортының “Чыганаклар” профильле турист-туган якны өйрәнү лагереның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе булган “Әлшәй районында Екатерина тракты” тикшеренү эше белән чыгыш ясады. Ул “Туган як елъязмасы. Мәктәп музейлары. Балалар хәрәкәте тарихы. Мәгариф тарихы” секциясендә – лауреат, видеофильмнар, декоратив-кулланма сәнгать, художество программалары иҗади конкурслары дипломанты булды. Аның фәнни җитәкчесе Зилә Җәлилова Балалар һәм үсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү буенча федераль үзәк грамотасы белән бүләкләнде.

Конкурста катнашучылар шулай ук Кремльгә, “Люблино” усадьбасына, башкала музейларына экскурсиягә барды.
Үз хәбәрчебез.

Палина Һадиева.
Читайте нас: