Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 июнь 2019, 02:00

Сәламәтлек өчен файдалы каникуллар

Менә озак көтелгән җәйге каникул да җитте. Бала-чага өчен – бу иң күңелле вакыт, ә өлкәннәр өчен – балалар һәм үсмерләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыруның җаваплы чоры.

Менә озак көтелгән җәйге каникул да җитте. Бала-чага өчен – бу иң күңелле вакыт, ә өлкәннәр өчен – балалар һәм үсмерләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыруның җаваплы чоры.

Җәйге кампаниянең ничек баруы турында ведомвстоара комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. СОЛТАНГОЛОВ сөйли.
-Айдар Тимерхан улы, районыбызда балаларның һәм үсмерләрнең ялын һәм аларны савыктыруны оештыруга ел саен зур игътибар бирелә. Лагерьларның яңа формалары барлыкка килә, аларның эшчәнлеге камилләштерелә, мондаял итүче балалар саны арта. Быел эшләр ничек тора?
-Быел җәй балалар өчен шифаханәләрдә һәм ел әйләнәсенә эшләүче шифаханә савыктыру лагерьларында, шәһәрдән читтә урнашкан ял һәм балаларны савыктыру лагерьларында, мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учржедениеләрендә көндезге лагерьларда ял итә ала.

Июньнең тәүге көннәреннән үк Чехов исемендәге шифаханә-савыктыру һәм “Карлугач” лагерьларында тәүге смена башланды. Монда 54 бала сәламәтлеген ныгытачак. Бу җәйдә безнең районнан барлыгы 364 бала ял итәчәк, Чехов исемендәге шифаханә-савыктыру лагерында-дүрт, “Карлугач”та өч смена оештырылачак. Мәгариф бүлегенең опека һәм попечительлек органы юлламасы буенча 38 ятим ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм бала Стәрлетамак шәһәренең “Березка” лагеренда вакытларын файдалы үткәреп кенә калмаячак, шулай ук савыктыру һәм медицина хезмәтләре дә алачак. Халыкны социаль яклау идарәлеге юлламасы буенча бу җәйдә 28 бала Чехов исемендәге шифаханәдә ял итәчәк.
-Балаларның җәйге ялы һәм аларны савыктыру системасын мәктәпләрдәге көндезге лагерьлар да тулыландыра.
-Әйе, алар районның бөтен 22 мәктәбендә һәм ике өстәмә белем бирү учреждениесендә - Пионерлар йортында һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә ачылды. 18 июньнән алты профильле лагерь эшли башлячак. М. Буранголов исемендәге башкорт лицеенда сәләтле балалар өчен табигый-математика һәм милли-мәдәни юнәлештәге “Җәйләү” лагеры ачылачак. Раевка гимназиясендә - спорт юнәлешендәге лагерь, 2нче мәктәптә - патриотик һәм 4нче мәктәптә туган якны өйрәнү юнәлешендәге лагерьлар эшләячәк.

Пионерлар һәм укучылар йортында авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен профильле лагерь (ул 50 балага исәпләнгән) булачак. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә торган 80 бала өчен яшьләр эшләре комитеты һәрвакыттагыча профильле палаткалы “Яшь армеец” лагеры оештыра.

Шулай ук бүгеннән башлап 18 мәктәптә 289 бала өчен хезмәт һәм ял лагерьлары ачылачак. Аларда ике тапкыр туклану, кызыклы һәм мавыктыргыч ял оештырылачак

.

-Билгеле булуынча, шулай ук аз чыгымлы ял формалары буенча да чаралар планлаштырыла.
-Укучыларның спорт туризмы буенча район ярышлары, футбол һәм мини-футбол, рус лаптасы, көч күнекмәләре, урам баскетболы буенча беренчелек, күп көнлек сәяхәтләр, экскурсияләр планлаштырыла. Теләге булганнар Пионерлар йортындагы “Фонтан янында” балалар уен мәйданчыгына бара ала. Район үзәгендә шулай ук 29 ихата мәйданчыгы да эшли.
-Айдар Тимерхан улы, бөтен төр ял һәм савыктыру чараларына дүрт меңгә якын бала җәлеп ителәчәк, дип әйтсәм дөрес булырмы?. Ял итүне оештырганда һәр баланың хәвефсезлеген тәэмин итү җитди мәсьәлә дә бит әле...
-Барлыгы мәктәп яшендәге 4588 бала исәпләнә. Әлбәттә, ял итүнең сыйфатына һәм аның хәвефсезлегенә аерым игътибар бүленә. Тәрбиячеләр, вожатыйлар, азыктөлек блогы хезмәткәрләре, медицина персоналы штатын формалаштыру мәсьәләсенә килгәндә, монда һөнәри осталыкка ия булмаган намуссыз хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү очракларына юл куелмаячак. Җәйге савыктыру учреждениеләренә китерелгән азык-төлекнең сыйфатына да җитди игътибар бирелә. Балаларның ял итү урыннарында җәмәгать тәртибен саклауга һәм юлда аларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде.

Балаларыбыз быелгы җәйне дә файдалы үткәрер һәм яңа көч туплап мәктәп парталары артына утырыр, дип ышанам.
Фәнүзә СУФИЯНОВА язып алды.

Җәй – ул ял, аралашу һәм күңелле уеннар мәле.

Фото Пионерлар йортыннан алынды.
Читайте нас: