Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 июнь 2019, 02:00

Чыгарылыш кичәсеннән олы тормыш юлына

Район мәктәпләрендә урта гомуми белем турында аттестат тапшыруга багышланган тантаналы чаралар узды. Быел 213 унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тамамлау турында документ алды.

Район мәктәпләрендә урта гомуми белем турында аттестат тапшыруга багышланган тантаналы чаралар узды. Быел 213 унберенче сыйныф укучысы мәктәпне тамамлау турында документ алды.
Искиткеч зәвыклы, купшы күлмәк-костюмнар кигән кызлар һәм егетләр, укытучылар һәм ата-аналарның изге теләк, рәхмәт сүзләре, дулкынланулар һәм күз яшьләре...Әйе, чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен мәктәп тормышы тәмам. Ә бу бәхетле мизгелгә кадәр алар Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Күпләр сынатмады, әлбәттә.
Кемдер үз нәтиҗәсеннән канәгать, кемгәдер ошамый. Быел “йөз баллчылар” исемлеге тулыланды. 4нче мәктәптән Алина Насретдинова химия буенча БДИны 100 балла язган. Иң югары нәтиҗәгә җитергә бераз гына калган эшләр дә бар. Башкорт лицееннан Энҗе Мортазина рус теле буенча 98 балл җыйган, 2нче мәктәптән Ләйсән Харисова - химиядән һәм 4нче мәктәптән Даниил Осипов тарих буенча шунча ук балл алган. Гимназиядән Анна Алейник рус теле буенча – 96 һәм Екатерина Лапина химия буенча БДИны 95 баллга тапшырган.

Илебезнең югары уку йортларында документлар кабул итү башланды да инде. Безнең укучылар да чыгарылыш кичәсе тәмамланганнан соң яңа белем үрләрен яуларга таралышты. Хәерле, ак юллар сезгә!

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Табиб булырга хыялланган Алина Насретдинова Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә җыена.
Читайте нас: