Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 август 2019, 02:00

Сыйфатлы белем – лаеклы киләчәк

Яңа уку елы башланыр алдыннан укытучылар конференциясе узды

Яңа уку елы башланыр алдыннан укытучылар конференциясе узды


Мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров көнүзәк мәсьәләләргә аерым игътибар бүлде. Бу - белем бирү сыйфатын бәяләү системасын үстерү, һөнәри юнәлеш бирү эше, мәктәптә туклану, биш көнлек уку режимына күчү, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга сыйфатлы белем алу һәм социаль яраклашу өчен шартлар тудыру. Шушы мөһим бурычлар укытучыларның район конференциясендә дә каралды.



Чараның пленар өлешен район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов ачты. Район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин укытучыларны җылы сәламләде.


Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Вәлиәхмәтов чыгыш ясады. Ул районда мәктәпкәчә белем бирүгә зур игътибар бүленүен билгеләп үтте. Өч яшьтән җиде яшкәчә нәниләрне балалар бакчасына урнаштыруга чират юк. Мәктәпкәчә белем бирү традицион балалар бакчаларында да, шулай ук белем бирүнең вариатив формаларын үстерү исәбенә дә гамәлгә ашырыла.


Сыйфатлы заманча белем бирү өчен мәктәпләр интерактив җиһазлар белән җиһазландырылган. Гомуми белем бирү системасына яңа мәгълүмат технологияләрен кертү укытучыга һөнәри эшчәнлеген яңача алып барырга – электрон әсбаплар, виртуаль лабораторияләр куллануга, электрон продуктлар ярдәмендә контроль эшләр үткәрүгә булышлык итә.

Раевка 2нче һәм 4нче мәктәпләрендә “Технология”, “Математика һәм информатика”, “Яшәү хәвефсезлеге нигезләре” фәннәре буенча “Үсеш нокталары” санлы һәм гуманитар профильле үзәкләр булдыру буенча эш алып барыла. 2024 елга кадәр проектта 11 мәгариф оешмасы катнашачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белем бирү сыйфатының төп күрсәткечләренең берсе булып тора. Былтыргы уку елында Бердәм дәүләт имтиханнарын 213 унберенче сыйныф укучысы тапшырды, шуларның 86сы – югары балл алды (80нән алып 98гә кадәр). Рус һәм инглиз телләре, химия, биология, тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү фәннәре буенче нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югары. Раевка 4нче мәктәбе укучысы Алина Насретдинова химия буенча 100 балл җыйган. 24 чыгарылыш сыйныфы укучысы “Укыдагы аерым уңышлары өчен” махсус үрнәктәге аттестатлар алды. Төп гомуми белем турында документлар - 440 тугызынчы сыйныф укучысына тапшырылды, шуның 38е – “отличие” билгесе белән. 162 укучы унынчы сыйныфларда укуын дәвам итәчәк.

Ел саен йомгаклау аттестациясендә Раевка 4нче мәктәбе, башкорт лицее, гимназия, Шафран һәм Трунтаиш мәктәпләре укучылары төпле белем күрсәтә.


Киңәшмәдә шулай ук республика Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары А. В. Лихачев, Башкортстан Мәгариф министрлыгының гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге җитәкчесе Ж. В. Минекәева, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы физика-математика фәннәре докторы, профессор Н. Н. Бикколова катнашты.

Август киңәшмәсендә районның иң яхшы мәгариф учреждениеләре билгеләп үтелде. Яңа уку елына әзерлектә Раевка 2нче һәм Нигъмәтулла гомуми белем бирү мәктәпләре, 6нчы балалар бакчасы беренче урыннарны алды.

Районның мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән, укытучы һөнәренә тугры калган иң яхшы укытучылар бүләкләнде. Бу көнне мәгариф ветераннары чагу чәчәк гөлләмәләре тапшырылды, изге теләкләр яңгырады, залда утыручылар аларны көчле алкышлар белән каршылады.

Концерт программасы да кызыклы һәм бай эчтәлекле булды. Укытучыларны билгеле якташларыбыз: композитор, баянчы Альфред Якшембәтов, популяр эстрада җырчылары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов котлады. Район мәдәният сарае артистлары чыгышы да барысының да күңеленә хуш килде. Балалар бакчалары һәм мәктәп укучыларының концерт номерларын да тамашачылар көчле алкышларга күмде.


Конференциянең презентация мәйданчыгында укытучылар инновацион тәҗрибәсе белән уртаклашты, эшнең нәтиҗәле алымнары һәм ысуллары турында сөйләде.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: