Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2019, 02:00

Башкорт лицее укытучысы Римма Третьякова – “Юннат-2019” конкурсы җиңүчесе

Хәбәр итүебезчә, “Юннат-2019” республика конкурсында Әлшәй укучылары да катнашты.

Аерым бер экспозиция помидор уңышына багышланган иде.
Яздан ук яңа сортлар чыгаручы һәм үстерүче натуралистлар “Мичурин-томатлар” номинациясендә үз тәҗрибәсен тәкъдим итте. Монда район данын башкорт лицееның химия һәм биология укытучысы Римма Юрьевна Третьякова яклады. Ул жюри каршына үз участогында үстергән помидорның сигез сортын, шулай ук алардан эшләнмәләр – кетчуп, соус, киптерелгән помидор тәкъдим итте. Әлшәй педагогының помидорлары иң тәмлесе һәм иң матуры булып чыкты: “Мичурин-томатлар” конкурсында Римма Юрьевна “Иң яхшы тәм һәм иң яхшы төс” номинациясендә җиңүче булды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: