Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 сентябрь 2019, 02:00

Яшь натуралистлар акыллы технологияләр һәм экология проектлары яклы

“Юннат-2019” республика конкурсында Әлшәй укучылары да үз казанышларын күрсәтте.

Ел саен үткәрелгән күргәзмә республиканың төрле почмакларыннан яшь натуралистларны Башкорт дәүләт аграр университетының Яшьләр сараена җыйды. Катнашучылар һәм аларның остазлары чарага ныклап әзерләнгән иде. Монда технологик, инженерлык эшләнмәләре, төрле үсемлекләр, бөртекле һәм техник культуралар, яшелчәләр, дару үләннәре һәм орлык экспозицияләрен, умартачылык, чәчкәчелек продукцияләрен күрергә мөмкин иде...



Тәҗрибә һәм казанышларны күрсәтергә мөмкин булган номинацияләр дә аз булмады. Алар - “Шәхси ярдәмче һәм умартачылык хуҗалыгы”, “Агрономия”, “Чәчкәчелек”, “”Ландшафт дизайны”, “Үсемлекчелек”, “Дару үләннәре”, “Хәзерге заман мәгарифе шартларында укучыларның агроэкологик берләшмәләре”, “Кече Тимирязевка”, “Мин сайлаган һөнәр”, “Яшел” технологияләр һәм стартаплар”, “Инженерия, автоматлаштыру һәм робототехника”.

Әлшәй командасы данын М. Буранголов исемендәге башкорт лицее, гимназия, Раевка 2нче урта мәктәбе, Аксен, Мәндән, Слак һәм Кырым мәктәпләреннән яшь натуралистлар яклады. Бөтен балалар да лаеклы чыгыш ясады. Ә Слак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Элина Харрасова (җитәкчесе Р. М. Хәбибуллина) “Шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә өченче урынны алды.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең натуралистларыбыз конкурста беренче тапкыр гына уңышка ирешми. Алар ел саен “Юннатлар” күргәзмәсеннән төрле номинацияләрдә призлы урыннар өчен дипломнар алып кайта.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: