Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 сентябрь 2019, 02:00

Кызыксындыра, илһамландыра һәм үрнәк була белә

Тәрбияче күпне белергә һәм өйрәтергә, һәрвакыт балаларга кызыклы булырга, даими камилләшергә, төрле чараларда катнашырга тиеш.

Тәрбияче күпне белергә һәм өйрәтергә, һәрвакыт балаларга кызыклы булырга, даими камилләшергә, төрле чараларда катнашырга тиеш.


Көндезге ял вакытында, балалар йоклаганда, тәрбияченең иҗади идеяләрен тормышка ашырырга буш сәгате бар. Нәкъ менә шул вакытта мин 2нче балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе, педагогия хезмәткәрләренең район һөнәри осталыгы конкурсы җиңүчесе Эльвина Курочко белән очраштым.

Методика кабинетында Эльвина Вәрис кызы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыйззәтуллина һәм өлкән тәрбияче Наталья Мартынова белән ноябрьдә узачак республика конкурсына әзерләнә иде. Аңа “Балаларның эмоциональ интеллектын үстерү” темасына дәрес үткәрергә кирәк. Соңгы елларда күп кенә ата-аналар балаларының интеллектуаль үсешенә зур игътибар бүлә. Кече яшьтән аны укырга, санарга һәм инглиз теленә өйрәтә. Әмма баланың эмоциональ яктан үсеше читтә кала. Ә сабыйга үз-үзен ничек тотарга, башкаларның хисләрен аңлый белергә кирәк. Бу мөһим сыйфатларны тәрбияче балаларда ата-аналар белән бергә булдырырга тиеш.

Район конкурсында да бик кирәкле һәм мөһим тема тәкъдим ителде. Билгеле булуынча, сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым караш кирәк. Ә ничек баланы танып-белү эшчәнлегенә җәлеп итәргә? Тик кызыклы дәресләр белән генә. Моның өчен чагу һәм төрле төстәге күргәзмә әсбаплар –лэпбуклар кирәк. Аларны сатып алырга була, ә үзең уйлап тапсаң, ата-аналарны җәлеп итсәң, тагын да кызыклырак. Уйлап кына карагыз, бер дидактик кулланма берничә функцияне үз эченә ала. Бу күп функцияле китап моториканы, танып-белүне һәм сөйләмнене үстерүгә ярдәм итә.

Эльвина Вәрис кызы район чараларында чыгыш ясый, шулай ук шәхси сайтында педагогик тәҗрибәсен коллегалары белән бик теләп уртаклаша. “Тукыма кисәкләреннән алып курчакка кадәр” проекты аның мавыгуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Тагын бер мавыгуы – ул фотога төшерү. Камера алдында да ул үзен иркен тота, әйткәндәй, камера да аны “ярата”. Башлыча ул табигатьне, якыннарын – ире Виталийны, улы Владиславны, кызлары Анастасия һәм Есенияне фотога төшерә. Өстәвенә Эльвина Курочко актриса осталыгына да ия, балалар белән уздырылган чараларда аның төрле образларга кергәнен күреп, әти-әниләр мактау сүзләре җиткерә. Үзе әйтүенчә, бу һөнәрне сайлап хаталанмаган. Уфадагы 1нче педагогия училищесын тәмамлап, анда башлангыч сыйныфларда коррекция-үстерү педагогы белгечлеге ала, хезмәт эшчәнлеген 2нче балалар бакчасында башлый. Читтән торып югары белем ала. Менә 13 елдан артык ул монда хезмәт сала.

Бу елларда тәрбияләнүчеләренә күпме күңел җылысын биргән ул. Бүген Эльвина Вәрис кызы карамагында урта төркемгә йөрүче балалар. Ул алар белән дәресләр үткәрә, ярдәмчел, үзаллы булырга өйрәтә.

Эльвина Курочко кызыксындыра, илһамландыра, тәрбияләнүчеләренә үрнәк була белә, хәзерге заман тәрбиячесе шулай булырга тиештер дә, мөгаен.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Ел тәрбиячесе Эльвина Курочко.
Читайте нас: