Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 сентябрь 2019, 02:00

Балаларның сәләтен үстерү өчен

Авыл мәктәпләрендә һәм бәләкәй шәһәрләрдә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре ачылуы яңа уку елының үзенчәлеге булды.

Авыл мәктәпләрендә һәм бәләкәй шәһәрләрдә “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәкләре ачылуы яңа уку елының үзенчәлеге булды. Алар “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында булдырылган һәм төп эш юнәлеше – санлы, технологик һәм гуманитар компетенцияләрне үстерү. Районыбызда мондый үзәкләр Раевка 2нче һәм 4нче урта мәктәпләрендә эшли башлады.



Бу уку йортларындагы “Үсеш ноктасы логотибы ерактан ук күренеп тора. Ул илебезнең төрле почмакларында ачылган барлык үзәкләр өчен дә бер. Кабинетларны бизәү дә берүк төрле. Аудиторияләрдә капиталь ремонт эшләнгән, күпфункцияле мебель, йомшак утыргычлар сатып алынган. Бу үзәкләр заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Бер сүз белән әйткәндә, яшь талантларны үстерү өчен технологик яктан комплектланган һәм уңайлы мәйдан оештырылган.


- "Үсеш ноктасы" гуманитар һәм санлы профильле үзәкләрне ачу балаларга үз ялына һәм иҗатына карашны кискен үзгәртү, иң кыю хыялларын һәм идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Бу үзәкләр мавыгучан, максатына омтылучы һәм өметле балаларны җәлеп итәр, ә алар якын киләчәктә яңа технологияләр һәм алдынгы инновацияләр булдырыр, - диде район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин 2нче һәм 4нче мәктәпләрдәге үзәкләрнең эше белән танышып.


Бу уку учреждениеләрендә “Информатика”, “Технология”, “Яшәү хәвефсезлеге нигезләре” фәннәре буенча санлы һәм гуманитар компетенцияләр формалаштыру кабинетлары эшли башлады. Шулай ук мәктәпнең җәмәгать тормышы үзәге ролен башкаручы проект эшчәнлеге өчен бина да каралган. Ул зоналарга бүленгән һәм шахмат бүлмәсе, медиазонаны үз эченә ала.

Сәләтле укучыларга күпфункцияле җайланмалар, ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, виртуаль чынбарлык системасы, видео һәм фотокамералар, шахмат комплектлары, аккумуляторлы дрель, җилем пистолетлары, электролобзиклар, медицина тренажерлары һәм манекеннар, беренче ярдәм күрсәтү комплектлары, җәрәхәт имитаторлары сатып алынган.

Яшь талантлар яңа технологияләрне тиз үзләштереп робототехника, 3D-модельләштерү буенча осталык дәресләре үткәргән. Балалар зур теләк белән шахмат уйнады, психологик тренинглар үткәрде, беренче медицина ярдәме күнекмәләрен күрсәтте.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.


Автор фотолары.
Читайте нас: