Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 октябрь 2019, 02:00

Балалар йөрәгенә ачкыч тапкан ул

Укытучы һөнәре һәрчак абруйлы булды һәм булып кала.

Укытучы һөнәре һәрчак абруйлы булды һәм булып кала. Балалар йөрәгенә белем һәм изгелек орлыклары чәчкән, үз эшенә барлык көчен һәм күңелен биргән, түземлелек күрсәтеп, укучыларына күңел җылысы бүләк иткән бу кешеләргә бик күп шигырь юллары багышланган. Бүген дә яныбызда гомерен шушы изге һөнәргә арнаган кешеләр булуы бик куанычлы.


Мәгариф ветераны, Раевка 2нче урта мәктәбенең химия укытучысы Юлия Федоровна Петрова бер тапкыр һәм гомерлеккә сайлаган яраткан эшенә бөтен көчен сала.


Яшь мөгаллимә хезмәт юлын Кайраклы сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Югары белем алганнан соң яшь белгеч 1991 елда 2нче мәктәпкә эшкә килә һәм моңа беркайчан да үкенми. Күп укучылар аның фәнен - химияне ярата. Укытучының үзен тыныч тотуы, укымышлылыгы, “акыллы” дәресләре игътибарны җәлеп итә һәм тирән хөрмәт уята.

Соклангыч укытучы, балалар йөрәген аңлаучы белгеч үз укучыларының иҗади сәләтен үстерә, аларда җаваплылык тәрбияли. Аның дәресләре бик күңелле һәм мавыктыргыч үтә. Мәктәптә эшләгән елларында йөзләрчә балаларга тирән белем бирү өчен никадәр күңел җылысы һәм тырыш хезмәт салган ул! Аның укучылары белемгә омтылулары, кызыксынучан булулары белән аерылып тора, проект һәм тикшеренү эшләрендә теләп катнаша, район, төбәк, бөтенрусия олимпиадаларында һәм конкурсларында призлы урыннарны яулый. Күпләр арытабан язмышын химия белән бәйли.

Юлия Федоровна 35 ел эшләү дәверендә берничә буын изге күңелле, талантлы укучылар тәрбияләде. Алар арасында укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хәрбиләр, сатучылар бар...

Юлия Федоровна бик ярдәмчел, шул ук вакытта таләпчән укытучы, коллегалары, укучылары һәм аларның ата-аналары арасында лаеклы абруй белән файдалана. Анда чын мөгаллимәгә хас бөтен сыйфатлар – талант та, күңел җылылыгы да, сизгерлек, түземлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч тә бар. Аның балаларны укыту осталыгына сокланмау мөмкин түгел.
Ю. Ф. Петрова күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы дигән мактаулы исемгә лаек булды, күп кенә грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.


Наталья СТЕПАНОВА,

мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: