Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
28 октябрь 2019, 02:00

Географияне беләсеңме?

Әлшәйлеләр бишенче тапкыр “Географик диктант-2019” халыкара белем бирү акциясенә кушылды.

Әлшәйлеләр бишенче тапкыр “Географик диктант-2019” халыкара белем бирү акциясенә кушылды.


Бу акция беренче тапкыр 2015 елда Владимир Путинның башлангычы белән, ул Рус география җәмгыятенең попечительләр советына җитәкчелек итә, халык арасында Русия географиясе белән кызыксынуны арттыру максатында үткәрелде.


Безнең районда диктант язу өчен мәйданчыклар барлык белем бирү учреждениеләрендә оештырылды. Рус география җәмгыятенең Әлшәй районы буенча урындагы бүлекчәсе рәисе, башкорт лицееның география укытучысы Т. Г. Вәлиуллин әйтүенчә, быел күләмле акциядә 760тан күбрәк кеше катнашырга теләк белдергән.


-Шунысы куанычлы, катнашучылар саны елдан ел арта. Биремнәр артык катлаулы түгел, һәркем килеп белемен тикшерә ала. Беренче өлеш - база дәрәҗәсе, ул 10 сораудан тора – географиядән гомумбилгеле фактларга нигезләнеп төзелгән, икенче өлеш 30 сорауны үз эченә ала, монда инде образлы фикерләү, логика һәм эрудиция кирәк булачак, - дип билгеләде Тәлгать Гали улы.


Диктант язуга 45 минут вакыт бирелә. Бу көнне мәктәп укучылары, аларның ата-аналары, укытучылар, студентлар парта артына утырды, шулай ук хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә акциядә актив катнашты.

Диктант аноним рәвештә үтте: һәр катнашучыга махсус номер бирелде, аның буенча dictant.rgo.ru cайтында үз нәтиҗәгезне белә аласыз.


Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Читайте нас: