Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 октябрь 2019, 02:00

Финанс грамоталылыгына өйрәнәбез

Күпләребез керемнәр һәм чыгымнар белән идарә итә, акчаны дөрес бүлә белми, элек тә безне беркем дә моңа өйрәтмәде.

Күпләребез керемнәр һәм чыгымнар белән идарә итә, акчаны дөрес бүлә белми, элек тә безне беркем дә моңа өйрәтмәде. Мәктәптә финанс грамоталылыгы дигән фән юк иде. Берничә ел элек кенә шушы юнәлештә дәресләр укытыла башлады.

2015 елда бу фән 4нче мәктәпкә уку-укыту эше буенча директор урынбасары Вәлиәхмәтова Рима Радик кызы башлангычы буенча кертелде. Ике елдан соң белем бирү учреждениесе республиканың Мәгарифне үстерү институтының инновацион мәйданчыгына әйләнә. Укытучылар Башкорт дәүләт университетында финанс грамоталылыгы нигезләре буенча белем алды. Дәресләр узган уку елыннан 1-9нчы сыйныфларда үткәрелә.

Проект математика укытучысы Гөлнара Дамир кызы Гомәрова җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Аның укучылары төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаша. Мәсәлән, тугызынчы сыйныф укучысы Карина Корбангалиева финанс грамоталылыгы буенча бөтенрусия олимпиаданың төбәк турында призер булды һәм Мәскәүдә узачак финалга чыкты. Әле Карина - Казан федераль университеты халыкара мөнәсәбәтләр институтының икенче курс студенты.

Үткән уку елында Данил Осипов та шул ук олимпиаданың икенче тапкыр призеры булды. Ул бернинди сынауларсыз “Юриспруденция” белгечлеге буенча РФ Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә укырга кабул ителде.
Финанс олимпиадасының төбәк этабы призерлары Анастасия Кулагина һәм Айгөл Хәкимова да икътисадчы һөнәрен сайлаган, әле алар - Югары икътисад мәктәбе студентлары.

Финансистлар көне кысаларында мәктәптә банкирлар, малтабарлар белән очрашулар оештырыла. Балалар беренче чыганаклардан финанс өлкәсе турында белә. Ел саен якташыбыз, “Россельхозбанк”ның төбәк бүлекчәсе башлыгы Алексей Самсонов мәктәп укучылары белән очрашуга кайта.
Мәктәптә “Малтабарлыкка – остаз белән” БР малтабар хатын-кызлар ассоциациясе проекты гамәлгә ашырылды. Укытучы С. И. Аксенов җитәкчелегендәге бизнес-проектны яклау һәм тормышка ашыру буенча унынчы сыйныф укучылары Булат Гәрәев – җиңүче, ә Каролина Харисова командасы – Валерия Москвитина, Динара Сәйфетдинова, Эльза Зиннәтуллина, Гөлдәр Галиева призер булды.
Быел октябрьдә Уфада, “Торатау” Конгресс-холлында, беренче тапкыр финанс буенча гаилә фестивале узды, анда 4нче мәктәптән 20 укучы катнашты. “Малтабарлык эшчәнлеген финанс яктан планлаштыру” форсайт-сессиясендә командалар - беренче һәм өченче, өлкән сыйныф укучылары өчен финанс грамоталылыгы буенча ачык республика чемпионатында икенче урын алды.
Финанс грамоталылыгы буенча бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә җиденче сыйныф укучысы Айгөл Гомәрова (җитәкчесе Г. Д. Гомәрова) җиңүче булды, стартапларны яклауда унберенче сыйныф укучысы Булат Гәрәев (С. И. Аксенов) өченче урын алды.
Бу уңышлар соңгысы булмас, укучылар киләчәктә банкир, финансист, идарәче һөнәрләрен сайлар, дип ышанасы килә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: