Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
8 ноябрь 2019, 02:00

4нче мәктәп ЮНЕСКО клубы сертификаты алды

Уфада IV Евразия гуманитар форумы кысаларында “Тотрыклы үсеш максатын тормышка ашыру кысаларында белем бирү” темасы буенча түгәрәк өстәл үтте.

Уфада IV Евразия гуманитар форумы кысаларында “Тотрыклы үсеш максатын тормышка ашыру кысаларында белем бирү” темасы буенча түгәрәк өстәл үтте.



Башкортстанның дүртенче тапкыр Евразия форумы үткәрү мәйданчыгы итеп сайлануы очраклы түгел. Республика Русиядә ЮНЕСКО халыкара хәрәкәтендә актив катнашучыларның берсе. Ассоциацияләнгән мәктәпләр проектына 39 мәктәп җәлеп ителде, шәһәрләрдә һәм районнарда ЮНЕСКОның тугыз клубы һәм ЮНЕСКО дусларының 100дән артык клубы эшли. Башкортстан Башлыгы инициативасы белән полилингваль мәктәпләр булдыру буенча проект старт алды, шулай ук ЮНЕСКОга багышланган берничә мөһим чара үткәрү планлаштырыла, Бөтендөнья фольклориадасы – 2020 аларның иң әһәмиятлесе булачак.


Ассоциацияләнгән мәктәпләр һәм клублар активы белән очрашу барышында Русия Чит ил эшләре министрлыгы илчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе актуаль проектлар һәм программалар, шул исәптән мәгариф, фән һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә дә республика белән 20 еллык хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.


Форум тәмамланганнан соң республиканың тугыз мәгариф учреждениесенә, шул исәптән Раевка 4нче мәктәбенә дә Русиянең ЮНЕСКО клублары сертификатлары тапшырылды.


-Мәктәптә ЮНЕСКО дуслары клубы 2015 елда ачылды. Аның төп бурычы – районда ЮНЕСКОның мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсендәге идеяләрен тарату. Без киләчәктә республиканың ЮНЕСКО эшләре комитеты белән берлектә эшләргә, Башкортстан халыклары мәдәнияте аша рухи мәдәниятне үстерү, экологик, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү буенча төрле проектларда, конкурсларда һәм чараларда катнашырга ниятлибез, - дип аңлатма бирде 4нче мәктәп директоры Павел Кулагин.


ЮНЕСКО клубы катнашучыларының девизы – “Йолдызлык” – Минем Туган илем – Башкортстан! Русия – безнең уртак йортыбыз! Мин – дөнья гражданины!


Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: