Шушы уңайдан 1 ноябрьдә Авыргазы районының Талбазы башкорт гимназиясендә «Назаров укулары» республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Чарада Дәүләкән, Авыргазы, Әлшәй, Кырмыскалы, Мәләвез районнарыннан, Стәрлетамак, Мәскәү шәһәрләреннән укучылар һәм укытучылар катнашты.
Раевка авылы гимназиясенең 8 “б” сыйныфы укучысы Йолдыз Хәбирова тикшеренү эшен уңышлы яклап, II дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Шакир кызы Зарипова рәхмәт хаты белән билгеләнде. Шулай ук Кыпчак-Аскар мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Данияр Кәримов һәм укытучы Минзәлә Зөфәр кызы Муллаголова да иҗади конкурста осталыклары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.