Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 ноябрь 2019, 02:00

Яңа җиңүләр сиңа, Алсу!

Һәркем үзенчә талантлы.

Һәркем үзенчә талантлы. Кемдер матур итеп сурәт төшерә, кемдер спортта уңышларга ирешә, кемдер күңелдән зур санарны куша һәм ала, шунда ук бик күп мәгълүматны исендә калдыра, ә кайберәүләр исә матур итеп иншалар язу сәләтенә ия.



Башкорт лицеенда талантлы балалар бихисап, 9нчы сыйныф укучысы Алсу Хаҗиәхмәтова да – шундыйларның берсе.


5нче сыйныфта әдәбият дәресендә укучылар арасында әдәби геройга бәйле бәхәс туды. Мин, гадәттәгечә, бәхәскә нокта куюына зур өметләр баглап, Алсуга төбәлдем. Нәкъ шулай килеп чыкты да. Ләкин дәрестән соң ул мине тагы да ныграк аптыратты. Баксаң, Алсу дәрес вакытында планшетта зур булмаган хикәя язарга өлгергән. Көн саен анда яңа вакыйгалар өстәлә барды. Кызның осталыгы артканнан-артты. Нәрсәдер иҗат итү Алсуга шулкадәр ошап китте һәм хәзер инде ул үзен иҗади эштән башка күз алдына да китерә алмый.


Минем талантлы укучым үзен төрле жанрларда сынап карый. Ул төрле темага шигырьләр, проза әсәрләре дә язды. Алсу берничә тапкыр конкурсларда катнашып, призлы урыннар да яулады. Яшь шагыйрьләрнең “Мцыри” дип аталган ХIV Бөтенрусия фестивалендә “Томан күбәләкләре” дип аталган повесть-фантастика тәкъдим итте.


“Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгендә рус теле буенча халыкара тематик сменаның жюри әгъзалары Алсуның “Интернет-шигърият яңа классика булып китәрме?” темасына язган очерыгын да югары бәһалады. Апрельдә аңа А. С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты оештырган “Рус теле – мәгариф, фән, сәнгать, бизнес һәм югары технологияләр теле” сменасында булу бәхете тиде.


Октябрь уртасы. Укучыларның фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләренең “Фәндә старт” VII халыкара конкурсында катнашып, җиңү яулап кайтып барабыз. Поезд тәгәрмәчләре шакылдавы гына ишетелә, ә вагонда иҗади эш кайный, яңа шигырь юллары туа. Бер сәгать эчендә Алсу менә дигән ике шигырь язып та куйды. Кызны моңа поезд тәрәзәсеннән күренгән матур табигать күренешләре илһамландырды.


Алсуга җиңүгә ирешергә ныкышмалылыгы һәм максатына омтылышы гына түгел, әти-әнисенең дөрес тәрбия бирүе һәм аны хуплап торуы да булышлык итә. Гөлнара Рифгать кызы һәм Азат Ирек улы кызларына һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Ә укытучы буларак минем бурычым – баланың талантын үстерү, анда үз көченә ышаныч уяту, дөрес һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтү.

Алсуга яңа иҗади уңышлар, ирешелгәннәрдә туктап калмавын, безне яңадан-яңа әсәрләре белән шатландыруын телибез.


З. Р. Вәлиуллина,

башкорт лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: