Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 декабрь 2019, 17:45

Проектта җиңгән өчен – “Артек”ка юллама

Ул Раевка 2нче урта мәктәбе укучысы Ангелина Евграфовага бирелде

Ул Раевка 2нче урта мәктәбе укучысы Ангелина Евграфовага бирелде
Ангелина кебек балаларны һәрьяклап талантлы, диләр. Балалар бакчасына йөргән вакытында ук кыз укый белгән. Мәктәпкә алты яшьтән барган. Беренче сыйныфтан ук уку алдыныгысы булган. Ангелина олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, проект-тикшеренү эшчәнлегендә зур теләк белән катнаша, җырлый, бии, рәсем төшерергә, волейбол уйнарга ярата. Сәләтле кызга ике тапкыр “Орленок”та булу бәхете тигән. Ә быел исә “Артек”ка барган.
“Артек” халыкара балалар үзәгенә путевканы Ангелина “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек” Бөтенрусия социаль акциясендә җиңеп чыгуы нәтиҗәсендә алган. Чара “Бергәләп эшлик!” хәрәкәтенең күзәтү советы рәисе, Дәүләт думасының мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Геннадий Онищенко җитәкчелегендә оештырылган.
Җиңүгә (Әлшәй укучысы республиканың биш финалчысы исәбенә кергән) кадәр җентекле әзерлек эше алып барылган, шул исәптән “Су – ул тормыш”, “Дөрес туклансаң – сәламәт булырсың” темалары буенча ачык дәресләр үткәрелгән, бу эштә Ангелинага сыйныфташлары ярдәм иткән.
Әнисе Неля Фаил кызы белән әтисе Олег Евгеньевич та кызларына бәһалап беткесез ярдәм күрсәткән. Тикшеренү эшләрендә хезмәт ветераны Нина Яковлевна Федорова һәм 2нче мәктәпнең биология укытучысы Тамара Минеслам кызы Мөхәммәтшинаның ярдәме зур булган. Директорның методика эше буенча урынбасары Светлана Рәүф кызы Шәрәфетдинова аның кураторы булган.
-Мин “Артек”ка баруыма бик шатмын, анда “Без сайлаган юллар” 12нче профильле сменада катнаштым, анда Русиянең барлык төбәкләреннән 200дән артык бала “Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек” акциясенең федераль этабында һәм “Бергәләп эшлик!” халыкара хәрәкәтендә җиңүчеләр җыелды.
“Янтарный” лагерында безгә күңелсезләнеп утырырга туры килмәде, без һәрвакыт нәрсә белән булса да шөгыльләндек. Артек мәктәбе бик ошады, анда дәресләр яңа мәгариф модуле технологиясе буенча барды. Аны үткәрү өчен нигез итеп алынган уен яки проблема укучыларны танып белү эшчәнлегенә җәлеп итә. Ә өйрәнү урыны итеп “Артек” һәм бөтен Кырым алынды. Мәсәлән, әдәбият буенча без Гурзуфтагы Пушкин музеена бардык, географияне – Кырым обсерваториясендә, биологияне Никитск ботаника бакчасында өйрәндек. Герой-шәһәр Севастопольдә, Ливадий сараенда, Никитск ботаника бакчасында, Кара диңгеҙ флоты музеенда, Суук-Су сараенда булдык. Мин эләккән профильле КВН-отрядында безне иҗади сәләтеңне күрсәтергә, сәхнәдә үзеңне тоту һәм ораторлык осталыгына өйрәттеләр. Без белемебезне арттырдык, төрле тәҗрибәләр үткәрдек, иҗади сәләтебезне күрсәттек. Мин иксез-чиксез илебезнең бөтен төбәкләреннән бик күп дуслар таптым, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ангелина. Ул киләчәктә медицина университетына укырга керергә, табиб булырга хыяллана.
Эшсөяр һәм тырыш, талантлы кыз үз максатына ирешер, дип ышанабыз. Ә аның тормышны яратырга кирәк, дигән киңәше башкаларга да үз хыялын тормышка ашырырга мотлак ярдәм итәр.
Читайте нас: