Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 декабрь 2019, 16:00

Унберенче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы язды

Аның нәтиҗәсе булачак чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыруга кертеләчәк.

Аның нәтиҗәсе булачак чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыруга кертеләчәк.
Һәр сәгать поясы өчен иҗади эш темалары аерым. Алар имтихан башланганчы 15 минут алдан әйтелде. Республика укучыларына “Пьер Безуховның: “Яшәргә, яратырга, ышанырга кирәк...” дигән сүзләрен Сез ничек аңлыйсыз?”, “Өмет кешене көчлерәк итә, дигән сүзләр дөресме?”, “Ни өчен явызлыкка изгелек белән җавап бирүе авыр?”, “Тыйнаклык белән буйсынучанлык арасында нинди аерма бар?”,” Ул һәрвакыт аңа лаекмы?” темалары тәкъдим ителде.
Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, имтихан штат режимында, бернинди өзеклекләрсез һәм кагыйдә бозуларсыз узган. Укучылар металл эзләгеч белән сканерлау процедурасын үтте, аудиторияләр видеокүзәтү һәм мобиль элемтә сигналларын тоткарлау чаралары белән җиһазландырылды. Һәркайда аккредитация үткән җәмәгать күзәтүчеләре эшләде.
Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде. Мотлак сынауларны районның 137 унберенче сыйныф укучысы үтте. Барлык укучылар да биремне үтәде. Димәк алар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: