Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 декабрь 2019, 17:55

Сибай укытучылары Нардуган бәйрәме оештырды

Шушы көннәрдә уку йорты хезмәткәрләре Чиләбе өлкәсенең Кызыл авылында Башкорт теле көненә багышланган Нардуган бәйрәме оештырды.

Сибай педагогия колледжы, Республика Хөкүмәтенең туган телләрне саклау һәм үстерү турындагы карарына, “Мәдәният” милли проектына ярашлы конкурста катнашып, 1 миллион сумнан артык грант яулаган иде.
Уку йорты укытучылары – Гөлнара Харисова, Гөлнара Шакирова, Сәйдә Мәмбәткулова, Татьяна Кузьмина, Гөлдәр Дәүләтбаева конкурска “Рус һәм башкорт халкының мәдәнияте аша Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен саклау һәм үстерү “Инеш” үзәге” булдыру проектын уңышлы тормышка ашыра.
Шушы көннәрдә уку йорты хезмәткәрләре Гөлнара Харисова, Гөлнара Шакирова, Гөлдәр Дәүләтбаева Чиләбе өлкәсенең Кызыл авылында Башкорт теле көненә багышланган Нардуган бәйрәме оештырды.
“Чынлап та, кыш әле генә башланып торса да, тиздән төннәр кыскарып, көннәр озыная башлаячак. Шуна халкыбыз электән шушы вакытта кояшка: “Безгә борыл! Җылыта башла!” – дип табынган. Шулай ук мал-туар артсын, игеннәр уңсын, тормыш түгәрәк булсын, – дип тә теләк теләгән”, – дип аңлатты балаларга бәйрәмнең килеп чыгышын башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Харисова.
Чара барышында мәктәп бүлеге студентлары төрле милләт балалары укыган белем учагында кызыклы конкурслар, уеннар үткәрде. Укучылар арасыннан Нардуган сайланды, Челлә бабай менән Нарсылу, ягъни Кояш сылу да бәйрәмгә ямь өстәде дип яза Атайсал гәзите.
Фото: ataysal.rbsmi.ru
Читайте нас: