Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 гыйнвар 2020, 12:05

Сания Илекәева – республика конкурсы җиңүчесе

М. Буранголов исемендәге башкорт лицее информатика укытучысының робот техникасы буенча дәресе электрон укыту җиһазлары кулланылган иң яхшы дәрес дип табылды.

М. Буранголов исемендәге башкорт лицее информатика укытучысының робот техникасы буенча дәресе электрон укыту җиһазлары кулланылган иң яхшы дәрес дип табылды.
Сания Таһир кызы информатика укыту белән беррәттән менә дүрт ел өстәмә рәвештә балаларга робототехника черләрен өйрәтә. Укытучының мавыгуы һәм балаларның кызыксынуы үз җимешләрен бирә. Лицейның яшь инженерлары “Роболига” республика чемпионатында “Шорт-трек” категориясендә призлы урын яулады, Мәскәүдә робот техникасы һәм инжиниринг буенча Roboliga World-2018 халыкара фестивалендә иҗади категориядә призер булды, ә 2019 елда “Роболига” республика чемпионатында иҗади категориядә җиңүгә иреште. Тәкъдим ителгән 30 эш арасында лицейчыларның проекты иң яхшысы, дип табылды.
Сентябрьдә бу укытучы, конкурс буенча сайлап алу үтеп, Сочига “Сириус” мәгариф үзәгенә квалификацияне күтәрү курсларына, “Мәктәп укучыларының проект эшен оештыру технологияләре” программасына чакырылды.
-“Сириус”та уку балалар белән эшләүне дәвам итү өчен күп мөмкинлекләр ачты һәм илһам-дәрт өстәде. “Җиһанны тикшерү” темасы буенча робот техникасы дәресләренең берсен без видеога төшердек һәм “Электрон җиһаз кулланылган иң яхшы дәрес” республика конкурсына җибәрдек”, - ди Сания Таһир кызы.
Конкурсның жюри әгъзалары Әлшәй укытучысының дәресен “Өстәмә белем бирү бүлеге дәресе” номинациясендә иң яхшысы дип билгеләде һәм аны җиңүче дип игълан итте.
Читайте нас: