Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 ноябрь 2020, 13:45

Укучылар бушлай планшетлар алды

«Өйдә укырга ярдәм ит» акциясе кысаларында пандемия шартларында дистанцион укуга күчкән балаларга ярдәм йөзеннән мәгариф бүлеге һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе вәкилләре районның мохтаҗ гаиләләреннән булган мәктәп укучыларына гаджетлар тапшырды.

- Шушы көннәрдә республикада 200 бала, шул исәптән Әлшәй укучылары да, башлыча, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге тугызынчы сыйныф укучылары, заманча санлы җайланмалар алды, алар мәктәп программасын онлайн-форматта үзләштерергә ярдәм итәчәк - диде «Бердәм Русия» партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы Динар Әхмәдрисламов.
Хәтерегезгә төшерәбез, «Өйдә укырга ярдәм ит» проекты республика Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы буенча быел март аенда старт алды.
Читайте нас: