Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 ноябрь 2020, 12:17

1 сентябрь тарихта калырмы?

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев Русия парламентының түбән палатасына төбәкләр мәктәптә уку елы башлануны 1 октябрьгә күчерү хокукын алачак закон проектын кертәчәк.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев Русия парламентының түбән палатасына төбәкләр мәктәптә уку елы башлануны 1 октябрьгә күчерү хокукын алачак закон проектын кертәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Экспериментны 2023 елның 31 августына кадәр үткәрү күздә тотыла.
Русия субъектында мондый эксперимент үткәрү өчен тиешле закон кабул ителергә тиеш. Экспериментта әлеге төбәкнең барлык мәктәпләре катнаша ала.
Уку елы 1 октябрьдә башланачак учреждениеләр, укучылар аларны тулы күләмдә үзләштерсен өчен, уку-укыту программаларын эшләргә тиеш булачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан билгеләнгән вакытта узачак, дип ассызыклана.
Читайте нас: